Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы галимәсе Нәфисә Миңһаҗева бу эшкә җитди керешергә кирәк дип белдерә.

2013 елда булачак Универсиадага әзерлектә дә башкала экологиясенә игътибар башкарасы эшләрнең иң әвәлгеләреннән берсе булырга тиеш. “Экология мәсьәләсе иң беренче урында торырга тиеш. Универсиада үткәргән вакытта шәһәр йөзен күрсәтүче төп билгеләрнең берсе ул. Җитәкчелек бу зур эшкә әзерлек вакытында шәһәрнең хәлен яхшырту турында җитди уйланырга тиеш”, дип белдерә Нәфисә Миңһаҗева.

2004 елдан алып 2008 елга кадәр Казан мохитен савыктыру программасы кабул ителгән булган. Галимә сүзләренчә, ул кәгазьдә генә калган дияргә дә була. Нәфисә Миңһаҗева бу программаны төзегән вакытта фәнни яктан киңәшләр биргән булган. Казан табигатен чын-чынлап тернәкләндереп җибәрү өчен бик яхшы идеяләр язылган иде, ди Миңһаҗева.

“Анда табигый сулыкларны саклау, яңа тыюлыклар булдыру, шәһәрне яшелләндерү, һаваны сафландыру, гомумән, бөтенесе бар иде”. Кызганычка каршы әлеге программа башта бөтенләй дип әйтерлек финансланмаган. Гомумән, башкарыласы эшләрнең күбесенә килгәндә, кыл да кыймылдатып карамаганнар.

Соңгы елларда, бигрәк тә башкаланың 1000 еллыгына әзерлек эшләре башлангач һәм аннан соң да, Казан үзенең күккә ашкан төзелешләре, яңа корылмалары белән дан тотты. Кирмәннән караганда Казансуның теге як ярын Манхеттендагы кебек күккә ашкан йортлар бистәсе итү уе җитәкчелекнең алдагы хыялларыннан берсе.

Бу хыялны тормышка ашыруның беренче адымы итеп Казан халкы яратып су кергән Нәшрият йорты (“Идел-пресс”) янындагы кызыну урынын юкка чыгардылар. 2008-нең көзендә боз катканчы, Казансуның хәйран өлешен ком кудырып юк итеп тә куйдылар. Бу хәлгә экологлар һәм гади халык арасында да борчылучылар шактый булды.

“Шәһәр һавасын агулаучы машиналар саны арта, яңа төзелешләр бик күп. Алар арасында глобаль проектлар да бар. Моңа карап яшелләндерү артмый, ә киресенчә кими генә. Табигый сулыклар саны да кими. Шуңа күрә табигый байлыклар саклана дип әйтә алмыйм. Әйләнә-тирәне саклау белән бик җитди шөгыльләнергә кирәк”, ди Нәфисә Миңһаҗева.

Галимә шулай ук, шәһәр хакимиятендә экология проблемалары белән шөгыльләнә торган зур һәм җитди бүлек тә зарур дип белдерә. Күрше-тирә шәһәрләрне алганда аларда экология мәсьәләсе күпкә яхшырак һәм мохитне савыктыру эшләре дә планлы алып барыла икән.

Казан һәм районара табигатьне саклау прокуроратурасы да әйләнә-тирәне саклауга килгәндә, Казан Русиянең эре шәһәрләреннән һәм Идел буе бүлгесендәге калалардан калыша дип белдерә. Прокуратура ясаган 2008 ел нәтиҗәләренә килгәндә, шәһәрдәге сәнәгать оешмаларының һәм автотранспортның һаваны пычратуы, җир асты суларының күтәрелүе, шәһәрне яшелләндерүнең аксавы, көнкүреш калдыкларының артуы экологиянең җитди проблемалары булып тора.

Прокуратура Казанда әйләнә-тирәгә куркыныч тудырган 11 төбәкне ачыклаган. Иң куркынычы һәм хәвеф урыны булып Казанның төньяк өлеше тора. Анда “Казаноргсинтез”, “Татаэнерго”ның икенче һәм өченче җылылык электр станцияләре урнашкан.

XS
SM
MD
LG