Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” хыялланган тираж җыйды


2009 елда “Безнең гәҗит”нең беренче саны дөнья күрде. Яңа елдан әлеге басма Татарстанда гына түгел, Русиянең күп төбәкләрендә таралачак. Газетаның баш мөхәррире Илфат Файзрахманов сүзләренчә, хыялланган 20 мең чиген узганнар.

Газетаның беренче битләрендә “Азатлык” хәбәрчеләренең язмалары урын алган. Алар арасында “Сталин Арчага кайтты”, “Казан каласы – таш кала...”, “Лаеш шулпасы” көннәре җитте”, “Герман сугышы әсирләре Казанга кайтты”, “Бала төшерүгә атакай рөхсәте кирәк” һәм башкалар басылган.

“Милли матбугат аша милли аңга” исемдәге мәкалә “Без Тукайлы милләт баласы” дигән биттә урын алган. Мәкаләдә Сведлау өлкәсенең “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина өлкәдә чыгучы татар массакүләм мәгълумат чаралары эшчәнлеге турында яза.

“Свердловск өлкәсендә хәзерге вакытта атна саен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан татар телендә “Минем илем”, рус телендә “Ислам сегодня” исемле ярты сәгатьлек телевизион тапшыру чыга. Шулай ук Ислам темасына багышланган рус телендә тагын бер “Истина” дигән тапшыру әзерләнә, анысы дин әһелләре ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Милли матбугат чараларына килгәндә, игелекле татар егетләренең бергә җыелып бер карарга килүе нәтиҗәсендә, 2002 елның март аеннан бирле Свердловск өлкәсендә “Саф чишмә” дигән татар газетасы чыга.

Әмма еллар узган саен, җирле милли массакүләм мәгълүмат чараларына таләп арта. Татарны татар рухында тәрбияләү, милли горурлыкны саклау өчен, ул чараларның үткенрәк, әрсезрәк, кыюрак булуы, бер-берсе белән бер җепкә үрелеп, уртак максатка – халкыбызны саклап калуга юнәлтелгән булулары зарур! Алга барабыз дип мактанып, матур сүзләр сөйләп, матур җырлар җырлап кына түгел, профессиональ рәвештә, мавыктыргыч итеп халык игътибарын көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтә белү кирәк.
Үзәк каналлардан бөтен илгә күрсәтелә торган шикле эчтәлекле бихисап телевизион тапшырулар, сәяси шоулар карап “тәрбияләнгән” татарны үз милләтеннән читләштермәслек итеп эшләү өчен, нинди зур җаваплылык ята милли массакүләм мәгълүмат чаралары өстендә!”, дип яза автор.

Басманың “Ахырзаман галәмәтләре” сәхифәсендә кешене йорт-җирсез калдырган сәбәпләрләрнең берсе турында язылган. Әгәр дә берәүләр үз гаепләре белән урамда калса, икенчеләренә башкалар “ярдәм” итә. Мондый “ярдәм” кулы сузучылар бик күпләрне сукбайлар рәтенә китерә. Наил Вахитовның күчемсез милек агентлыкларыннан һәм “кара риэлторлар”дан зарар күрүчеләр турындагы мәкаләсе “Сукбайлар йөри төркем-төркем...” дип атала.

Газетаның керәшен татарлары өчен махсус ачылган “Арулармысез” дип аталган сәхифәдә Раштуа бәйрәме уңаеннан, Казан керәшен җыены чиркәве побы Павел әтей Павлов котлаулары да урын алган. Зәй районы Югары Баграҗ авылында яшәүче Роза Меньшекова керәшен татарларының сагынып искә алырга калган туй йоласын тәфсилләп язган.

Быел милади белән һиҗри календареның Яңа еллары бер вакыттарак. 29 декабрьдә мөселманнар һиҗри буенча 1430-нчы Яңа елын билгеләп үтте. Аннан икенче Яңа ел. Соңгысы мөселман халкы өчен ят булса да, Аллаһы Тәгалә бәйрәм арты белән бергә икенче сынавын җибәреп тора. Спиртлы эчемлекләрнең кулланышы киң колач җәеп, зәгыйфь иманлыларны, денсезләрне басып торган җиреннән егып ташлау чорына башлангыч бу. Ныклы иманлылар гына дөньялыктагы “тотып кую” шаукымнан котыла ала. Басманың “Иманга юл” битендә Сөләйман мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән урын алган әңгәмә хәрәм эчемлекләр турында. Ул “Адәм баласы, аракы эчсәң, миллионлаган ел тәмуг утында яначаксың!” дип атала.
XS
SM
MD
LG