Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миргалимов: Халык кемнең кем икәнен белә


“КПРФ” Татарстан дәүләт шурасына булачак сайлауда 23 депутат урыны алырга җыена.

Бер ел элек Татарстан сәясәтчеләре, Коммунистларны якты киләчәк көтми дип фаразласа, хәзер хәл үзгәрде, мөгаен. Соңгы вакытта совет чоры билгеләренең ил сәясәтенә ныграк керә башалавы турында сүзләр дә күбәйде. Шунлыктан 1 мартта узачак дәүләт шурасы сайлауларында да “КПРФ” фиркасенең өметләре зурдан.

Сәясәт белгечләре фаразлавынча, республика парламентына 3 фирка керергә мөмкин. Бүгенге көндә “Бердәм Русия”, “Гадел Русия” фиркаләре депутатлыкка намзәтләр исемлеген булдырды инде. Бәйрәм көннәре дәвам итүгә карамастан, коммунистлар да тик ятмый. “КПРФ”ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдергәнчә, 8 гыйнварда алар үзәк сайлау комиссиясендә теркәлү үтеп йөргән. Бу мәшәкатьләрдән соң фирка җыелышы да узган. Биредә коммунистларның сайлауга чыга торган төп программасы каралган.
“Безнең шигарь – халыкка хакимиятне кире кайтару. Республикада табылган нефть, газ, энергетика халыкка хезмәт итәргә тиеш. Завод, фабрикаларны эшчеләргә, җирне крестьяннарга бирергә, илдә тынычлык булдырырга кирәк. Дөрес юл белән сәяси хакимиятне үз кулына алу коммунистларның төп максаты. 15 ел Ельцин һәм аның тирәсендәгеләр капитализм төзергә тырышты. Бер реформада да ахырына кадәр төзелеп бетә алмады.
Халыкта акча юк, пенсия түбән, меңләгән кешеләрне эштән кыскарталар. Коммунистлар 15 ел буе нефть, газ үзебездә калырга, халыкка хезмәт итәргә тиеш, дип әйтеп килде. Башка илләрне мисал итеп алыйк. Кытайда хәзер миллиардлаган акчалар сарыф итеп тимер юл төзиләр, Норвегиядә үзләре тапкан чималны үзләре кулланып бай яшиләр. Ә безнең хакимият олигархларның кесәләрен калынайта. Безнең фирканең “15-20 адым” дигән программасы бар. Татарстан җирлегендә без шуны кулланачакбыз”, ди Хафиз Миргалимов.
Башка фиркаләр кебек үк, “КПРФ”лылар депутатлыкка намзәт исемлеген теркәде. Анда 38 кеше кергән. Исемлекне дәүләт думасы депутаты, Кара диңгез флотының элекке адмиралы Владимир Комоедов җитәкли. Аннан соң депутат Хафиз Миргалимов, “Яшел Үзән Лифт” ширкәте җитәкчесе Валентин Кострин, КДУ аспиранты Артем Прокофьев һәм башкалар килә. Исемлеккә керүчеләр уртача 49 яшьтә.
Дәүләт думасы сайлауларында Коммунистлар күпме тавыш җыяр дигәндә, сәясәт белгечләре төрлечә фаразлый. Күпчелеге “Бердәм Русия” белән “Гадел Русия”дән соң өченче урында булачак, ди. Коммунистларның исә алдагы сайлауларга өметләре зурдан.
“Без көрәшәчәкбез. Әгәр комачауламаган булсалар 1996 елда ук “КПРФ” күп тавыш җыяр иде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, әгәр бүген үк сайлау үткәрсәң, коммунистлар 15%-ка якын тавыш җыярга мөмкин. Татарстанда исә 20-22% тавыш булыр дип көтәбез. Татарстандагы сайлау вакытында Башкортстан, Оренбур, Ульян, Чувашстан, Мари Иле, Удмурт, Самара, Пермь өлкәләреннән дә күзәтүчеләр киләчәк. Аларны 3996 сайлау бүлегенә урнаштырачакбыз. “Бердәм Русия” 20 декабрьдә узган җыелышларында чиста һәм гадел сайлау уздырырга кирәк дигән фикер белән чыкты. Бу турыда инде 15 ел әйтеп киләбез. Сайлаулар гадел узса дәүләт шурасында безнең 23 депутатыбыз булырга тиеш”, ди Хафиз Миргалимов.
Татарстанда коммунистлар башлыгы соңгы вакытта илдә Сталин һәм Совет чорының төрле билгеләренә кире кайту теләге тууны да хуплый. Аның фикеренчә, бары тик коммунистик идеяләргә кире кайтып кына дөньякүләм таралган финанс кризисыннан чыгып булачак.
“Күреп торасыз кризис көчәя. Халык Маркс, Сталинны исенә төшерде. Русиядә, Татарстанда яңартылган социализм гына бу кризистан алып чыгачак. Моның өчен безнең программабыз да, кешеләребез дә бар. Искә төшерик, коммунист Примаков дефолттан соң илне кризистан чыгарды. Илнең еллык гомуми җитештерү күләме 24%-ка артты. Ә хәзер, узган ел 6%, алдагысы елны 7%-ка гына арта бара. Халык кемнең кем икәнен белә, аны алдап булмый. Коммунистларның ялгышлары да булды, хәзер без бу ялгышлыкларны төзәтү өстендә эшлибез”, ди Хафиз Миргалимов.
Шулай итеп, сайлау алды ярышы башлана. Үзәк сайлау комиссиясендә сайлауда катнашырга теләгән әлегә 6 фирка теркәлгән.
XS
SM
MD
LG