Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурда Путинның китүен таләп итү яңгырады


Автомобильчеләр Владивостокта каршылык белдерә, 21 декбрь 2008
Автомобильчеләр Владивостокта каршылык белдерә, 21 декбрь 2008
Чит ил машиналарына салым арттырылуына каршылык белдергән автомобильчеләр максатларына ирешер өчен премьер-министр Путинның вазыйфадан китү шигарен күтәрергә булды.

Автомобильчеләргә ярдәм итүчеләр бар

“АмурПолит.ру” сәхифәсе хәбәр иткәнчә, атнакич Благовещенскида чираттагы каршылык чарасы үтте.

Ул коммунистлар фиркасенең җирле бүлеге ярдәме белән оештырылды, каршылык чарасын үткәрү рөхсәтен сорап шәһәр башлыгына да коммунист депутатлар мөрәҗәгать иткән. Бу җыен Русиякүләм автомобильчеләр каршылык чараларының бер өлеше буларак үткәрелә.

Благовещенски шәһәренең мәдәни үзәге янында 100ләп кеше җыелды. Оештыручылар, ял көннәре дәвам ителү сәбәпле һәм көн бик салкын булганга күрә дә чарага кеше азрак килде дип белдерде.

“АмурПолит.ру” язганча, каршылык белдерүчеләр “Сайлау хокукыбыз бар”, “Иске-москы урыс машиналарына утырмыйбыз”, “Бүген пошлиналар турында авыз йомсак, иртәгә җәяү йөриячәкбез” дигән шигарьләр күтәреп торган. Аларны коммунистларның кызыл байраклары күмеп китә язган, дип җыенны сүрәтли җирле хәбәрче.

Автомобильчеләр, каршылык чарасы хакимиятләр белән диалог урнаштыруның бердәнбер юлы, дип белдерде.

Бу урам җыенында Владивостоктагы каршылык чараларының куып таратылуын хөкем итеп чыктылар.



"Путинның китүен таләп итми булмас"

Благовещенскидагы урам җыенында иң каты таләп белән педагогика университеты талибәсе чыккан.

“Без президент Дмитрий Медведевтан хөкүмәт һәм премьер-министр Владимир Путинның вазыйфадан китүен таләп итәргә тиеш”, дип белдергән шушы студент кыз.

Каршылык белдерүчеләр бу тәкъдимгә “Ура” кычкырып хуплау белдергән.

Бу каршылык чарасында Дума депутаты, коммунист Дмитрий Новиков та катнашкан.

“Ерак Көнчыгышта каршылык чараларына инде берничә атна үтте, әмма хөкүмәт карарын үзгәртер өчен бернәрсә дә эшләмәде. Аның урынына хакимиятләр Мәскәү өлкәсеннән ОМОНны китертү белән җавап бирде”, ди Новиков.

“Без Русиянең автомобиль җитерштерүенә каршы түгел, аңа җибәрелгән акчаларның акыллы итеп тотылуын, машиналарның чит ил автомобильләре белән ярышырлык булуын телибез”, дип белдерде коммунистлар фиркасе вәкиле Новиков.

Дума депутаты Новиков, каршылык чаралары карарларына сәяси таләп кертелмәсә, аларга игътибар итүче булмаячак, ди. Хөкүмәтнең вазыйфадан китүен таләп итү шигаре генә хакимияткә ничектер тәэсир итәргә мөмкин, реакцияне ул шуңа гына күрсәтә, дип саный коммунист Новиков.

Хакимият фиркасе ни ди?

Бу каршылык чарасында хакимият фиркасе вәкиленә дә сүз бирелгән булган.

“Бердәм Русия” фиркасе вәкиле, шулай ук Дума депутаты Наталия Пугачева хөкүмәтнең чит машиналарына салым арттыру карары яхшы максатларда кабул ителде дип аңлатырга тырышкан.

Пугачева, мондый чаралар белән хакимиятләр үзенең халкын һәм эчке автобиль җитештерү тармагын кайгырта, дип белдергән, әмма автомобильчеләр бу сүзләрне сызгырып каршы алган.

Чыгышын тәмамлаганнан соң “Бердәм Русия” фиркасе депутаты затлы чит ил машинасына утырып китеп барган.

2008 ел ахырында Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә чит ил машиналарына салым арттыру карарына протест беледереп автомобильчеләр инде бер дулкын җыен үткәргән иде. Бу якларда күп кеше чит ил машиналарын сатып көн күрә.
XS
SM
MD
LG