Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгариф сәяси мәсьәләме?


2008 елны Татарстанда милли-төбәк компонентын яклап киңәшмәләр узды. Татар-төрек мәктәпләрендә белем бирүче төрек мөгалимнәре канун бозуда гаепләнеп, илдән куылды.

Милли компонентның федераль уку стандартларыннан алынуы Татарстанда гына түгел, башка күп кенә Русиянең милли төбәкләрендә дә борчу уятты. Ноябрьдә Казанда Русия мәгариф министры Александр Фурсенко катнашында узган киңәшмәгә дә 20-дән артык милли төбәк вәкилләре килгән иде. Әлеге утырышта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үз сүзен кискен итеп әйтте. Ягъни, мәсьәлә уңай хәл ителмәгән очракта, яңа стандартларга күчмәячәкне белдерде.

“Без үзебез яшәгән тынычлыкны боза алмыйбыз, ул безгә бик кадерле”, диде Шәймиев.

Ләкин милли компонентның федераль стандартларның төшерелеп калдырылуы турында сүзләр чыгуы булды, Татарстанның кайбер район-авыл мәктәпләрендә татар телен кысрыклый башладылар. Татар конгрессының мәгариф комиссиясе утырышында Чистай, Яшел Үзән районнарында шундый хәлләр күзәтелүе әйтелде. Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиев тә моны раслады.

Разил Вәлиев
“Бу мәсьәләләрне тикшерүдә тоту тулысынча мәгариф һәм фән министрлыгы һәм урындагы җитәкчеләр эше. Безгә дә борчулы хәбәрләр килде. Мисал өчен, Чистай районында татар мәктәбен агролицей белән кушачаклар, диделәр. Без комитетка Чистай районы хакимият башлыгын да чакырган идек, әмма ул анда килергә кирәк дип тапмады. Монда килеп утлы табага басасы килмәгәндер. Әмма без мәгариф министрлыгына язып җибәрдек һәм анда аларны барып тикшерәчәкләр. Киләчәктә без бу татар мәктәпләре мәсьәләсен Татарстан дәүләт шурасы утырышына чыгарырга уйлыйбыз”, ди Разил Вәлиев.

Ул шулай ук милли мәгарифнең бүгенге хәлен тикшерүче эшче төркем төзелүен әйтте. Аның җитәкчесе - депутат Туфан Миңнуллин. Төркемгә мәгариф һәм фән министрлыгы, юстиция министрлыгы, финанс министрлыгы вәкилләре кертелгән.

“Районнарга чыгып мәсьәләне җентекләп өйрәнергә җыенабыз. Бүгенге көндә Татарстанның 14 район үзәгендә татар мәктәбе юк. Президент Миңтимер Шәймиев: “Һәрбер районда татар мәктәбе һәм китап кибете булырга тиеш”, дип ачык итеп әйтте. Без моны тикшерүдә тотарга җыенабыз”, ди Вәлиев.

Ә Җәмәгать пулатының еллык утырышында бу мәсьәләдә махсус тыңлаулар уздыру кирәклегенә басым ясалды.

“Русиянең, аерым алганда мәгариф министрлыгы сәясәте аңлашыла, шуңа без бу эшне башкару юлларын үзебез хәл итергә тиеш”, диде җәмәгать пулаты әгъзасы Гүзәл Мөхәммәтҗанова.

Шулай итеп, милли мәгариф 2008 елны иң кискен социаль һәм сәяси проблемага әйләнде. Татарстан баш прокуроры Кафил Әмиров та быел иң зур игътибар мәгарифнең канун өлкәсенә бирелүен һәм күп кенә канун бозуларга чик куелуын әйтте. Беренче чиратта ул татар-төрек мәктәпләренә тукталды

Кафил Әмиров
“Прокуратураны татар-төрек мәктәпләрен җимерүдә гаепләделәр. Әнә, карагыз, аларның барсы да исән-сау эшләп килә. Берсе дә ябылмады. Аның каравы канун бозулар бетерелде”, диде ул журналистлар белән очрашу вакытында.

Чыннан да, бүгенге көндә Татарстанның әлеге мәктәпләрендә бер генә төрек укытучысы да калмады. Узган уку елы беткәннән соң, аларны Төркиягә кайтарып җибәрделәр. Ә яңа уку елы башыннан визалар бирелмәде.

Әмма татар-төрек мәктәпләре җитәкчеләре белдерүенчә, әлеге укытучыларны бүген дә зур түземсезлек белән көтәләр. Һәм быелдан аларга эш визасы бирелер дип өметләнәләр.
XS
SM
MD
LG