Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Израиль тыныч халык сыенган йортны бомбалаган


БМОның Һуманитар эшләрне координацияләү идарәсе Израиль хәрбиләре 110 фәлестинлене Газзә шәһәрендәге бер бинага эвакуацияләгән һәм 24 сәгать соңрак ул бинаны бомбалаган дип белдерә.

Идарә шаһитләр мәгълуматларына таянып 4 гыйнварда булган ул бомбалауда 30-лап кеше үлгән дип белдерә.

Белдерүдә Кызыл хач табиблар төркеме ул җирләргә 3 көн буе кертелмәгән диелә.

Атнакич Халыкара кызыл хач комитеты үле аналары янында утырып торучы сабыйларны табуын әйтеп Израильне һуманитар кануннарны бозуда гаепләде.

Комитет үзенең бер машинасы утка тотылганнан соң Газзә шәһәрендә эшчәнлеген туктатты. Машинага Израиль көчләре аткан дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG