Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда бомба 10 цивильне, 2 полиция хезмәткәрен үтерде


Әфганстанның көньяк-көнбатышындагы Нимроз виләяте хакимият башлыгы бер интихарчы 10 цивильне, бер югары полиция җитәкчесен һәм аның тән сакчысын үтерде дип белдерә.

Гуләм Дастегир-Азат әйтүенчә, виләят башкаласы Заранжда булган ул һөҗүмдә тагын кимендә 20 цивиль яраланган.

Талибан бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды һәм анда 8 полиция хезмәткәре үтерелде дип белдерде.

НАТО көньяктагы Кандаһар виләятендә атнакич интихарчы бомбасыннан 2 АКШ хәрбие һәм 1 югары Әфган полициясе вәкиле һәлак булды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG