Accessibility links

2009 - исән калу елы булачак


Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов мәдәният министрлыгының 2008 ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышында әнә шулай дип әйтте.

Җыелыш – коллегиядә финанс кризисы турындагы фикерләр бер тапкыр гына яңгырамады. Татарстан милли музее мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова хөкүмәт башлыгына нәкъ шушы кризис вакытында Кирмән янындагы бинаны төзекләндереп бетереп булмас микән дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

Нәҗипова фикеренчә, төзүчеләргә эш тә булыр иде. Ә акча мәсьәләсенә килгәндә ул, Миңнехановтан багучылар шурасының башлыгы булуын үтенде.

Миңнеханов сүзләреннән аңлашылганча, 2009 елда хөкүмәт төзекләндерүләргә акча вәгъдә итми. Әмма Универсиадага кадәр Татарстан икътисады үз хәленә кайтып, бу чараны яхшы корылмалар белән каршы алырга җыена.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да үзенең чыгышын дөньяга килгән кыенлыклардан башлады.

“Барлык илләрнең дә икътисадлары тетрәнү кичергән бу көннәр республиканың бюджет өлкәсенә һәм аның бер кисәге булган мәдәнияткә дә кагылмый кала алмый”. Әмма Вәлиева фикеренчә, Татарстан җитәкчелегенең мәдәниятка карата яхшы мөнәсәбәте аларда киләчәккә ышаныч тудыра.

Узган ел республикада 7 мәдәният йорты, 2 музей, 2 китапханә ачылган. Хөкүмәт яңаны төзү, искене төзекләндерү өчен генә дә 1 миллиард 33 миллион 300 мең сум акча биргән.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, инде гадәткә әйләнгән халыкара Шаляпин, Нуриев фестивальләре, “Алтын минбәр” халыкара кинофестивале Татарстанның мәдәни йөзен билгеләүче чаралар булып тора. Русия симфоник оркестрының Татарстан композиторлары әсәрләрен уйнавы, республиканың камера хоры үзенең беренче концертын бирүе, Русиядә Төркия елы уңаеннан Казандагы чаралар, Лувр экспонатларының Казанга килүе, Азәрбайҗан һәм Туниста Татарстан мәдәнияты көннәре узу, сәнгать төркемнәренең күпләгән халыкара фестиваль һәм бәйгеләрдә катнашуы 2008 ел уңышлары.

Инде мәдәният, сәнгать хезмәткәрләренең хезмәт хакларына килгәндә, уртача республика буенча 6655 сум тәшкил итә. Зилә Вәлиева әйтүенчә, кризис булуга карамастан 2009 елда хезмәт хакын күтәрү иң актуаль мәсьәлә булып калачак.

Коллегия җыелышы вакытында акчаны әрәм итмәү, аны таба белү турында да җитди сүзләр булды. Мәдәният министры фикеренчә, театрларда һәм мәдәният учакларында хезмәт күрсәтүне юньләп сата белмиләр. Театр башлыкларының 5-6 урынбасары бар, аларның берсе дә маркетинг буенча түгел. Министр андый кешеләрнең дә кирәк булуына басым ясады.

Бу үз чиратында халыкның театрга йөрүендә дә чагыла. Мисал өчен Җәлил, “Әкият” театрларында залдагы урындыкларның 90%-тан артыграгы тулы булса, Камал театрында 55%, Сәйдәш концертлар залында 66% кына тәшкил итә.

2009 елда да театрларны автоном оешма итеп үзгәртү дәвам итәчәк. Хөкүмәттән беркадәр финанс та алып, шул ук вакытта үз көннәрен үзләре күрү өчен акча да эшләүгә Әлмәт, Буа, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама татар театрлары, филармония күчәчәк. Алар арасында Бөгелмә урыс драма театры, Чаллы курчак театры да бар.

2008 елның мәдәни чаралары Татарстанда “Гаилә елы”на бәйләп тә үткәрелде. “2009 ел яшьләр һәм спорт елы итеп игълан ителде. Без аны үзебезнең министрлыкта шул ук вакытта балалар елы дип тә игълан итәргә телибез. Бүген балаларга аеруча игътибар биргән мәдәният оешмалары, музейлар, театрлар, китапханәләр хаклы”.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, иң яхшы гадәтләрне балалар аша әти-әниләргә җиткерү бүгенге көндә иң кулай ысул булып тора.
XS
SM
MD
LG