Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО солых тәкъдимен хуплады


БМО Иминлек шурасы "Газзәдә тиз арада атышларны туктату һәм Израиль көчләрен Газзәдән чыгаруны" таләп иткән тәкъдимне хуплады.

Газзә низагына якынча ике атна тулганда арадагы низагны туктату өчен халыкара тырышлыклар дәвам итә. БМОның Иминлек шурасы узган төндә Израиль һәм Хәмасны тиз арада бәрелешне туктатырга чакырган карар кабул итте.

БМО Газзәдә тиз арада дәвамлы солых урнаштырырга һәм Израильне Газзәдән чигенергә чакырды.

Британия алга сөргән атышларны туктату тәкъдиме БМО иминлек шурасында 15 вәкилнең 14-се тарафыннан хупланды, АКШ вәкиле исә тавыш бирмәде.

Солых сөйләшүләре

Америка дәүләт секретаре Кондолиза Райс бу карарны солых килешүләрендә алга китеш буларак атады. Әмма ул, Ак Йортның башта Мисыр тырышлыкларның нәтиҗәсен күрергә теләвен белдерде.

Фрация исә, кабул ителгән тәкъдимнең Мисыр һәм Франция башлаган солых сөйләшүләренә көч өстәячәк дигән карашта тора.

Франциянең тышкы эшләр министры Бернард Кошнәр: "Мин бу тәкъдимнең Франция башлыгы Николя Саркози һәм Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк тырышлыгы белән башланган сөйләшүләрне көч өстәр дип уйлим", диде.

Франция хәбәр агентлыгы АФП белдерүенчә, Хәмас ягы бу тәкъдим белән канәгать түгел.

Хәмас рәсмие Рагъфәт Морра, бу тәкъдим Фәләстин халкының мәнфәгатен канәгатьләндерми, дип белдерде.

Ләкин Мисыр президенты Фәләстин хакимияте башлыгы Мәхмүд Аббасның бу тәкъдимне киелшүен белдерә.

Газзәдә һөҗүм

Шул ук вакытта Израиль һөҗүмнәрен дәвам итә. Хәрби көчләр белән ныгытылган һава һөҗүмнәрендә бүген 50 аерым һәдәфкә һөҗүм булды. Фәләстин хастаханәсе һөҗүмнәрдә гади халык арасыннан 12 кешенең үлүен белдерде.

Хәмасның Израильгә каршы булган һөҗүмнәрендә исә Израиль ягыннан бер кеше яраланды.

Израильнен 27 декабрда Хәмасның ракета һөҗүмнәрен туктату максатында башлатган хәрби чараларда, Фәләстин ягы 800 кешенең һәлак булуын белдерә.

Израиль тарафында исә 10 хәрби һәм гади халыктан 3 кеше үлгән.

Һуманитар ярдәмнәр

Израиль хәрбиләренең кичә ашамлык ярдәме тәэмин иткән БМО кәрванын бомбалавыннан соң, БМО ярдәмнәрнең вакытлыча туктатуын белдерде.

Кызыл хач оешмасы исә, ярдәм ташыган машиналарның берсенә Израиль хәрбиләре тарафыннан булган һөҗүмнән соң ярдәм ташуны киметелүен белдерде. Кызыл хач рәсмиләре ясаган рәсми белдерүдә, Израильне Газзәдәге яралыларына ярдәм күрсәтүдә халыкара хокукларны бозуда гаепләгә иде.


XS
SM
MD
LG