Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ихтыярыйларга Израильгә каршы сугышуны тыя


Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи иранлы ихтыярыйларга Израильгә каршы сугышка китүне тыйды.

Декабрь аенда Хаменеи Газзәдә фәлестинлеләрне яклап һәлак булучылар шәһит дип каралачак дигәннән соң кайбер иранлы студент төркемнәре шундый ихтыярыйлар булып языла башлаган иде.

Хәменеи Иран Хәмаска башка юллар белән ярдам итәчәк диде.

Ул шулай ук БМОны һәм Европа илләрен Израильнең Газзәне бомбалауларын хөкем итмәгән өчен тәнкыйтьләде.
XS
SM
MD
LG