Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Пиратлар Согуд корабын азат итте


Согуд Гарәбстанының 2 ай элек диңгез юлбасарлары кулына эләккән супертанкеры азат ителде.

Бу тарихта пиратлар кулына эләккән иң зур һәм кыйммәтле кораб.

Согуд Гарәбстанының нефть министрлыгы 2 миллион мичкә нефть төягән корабның азат ителүе турындагы хәбәрне раслады.

Министрлык аны азат итү өчен йолым акчасы түләү-түләмәү турында берни дә әйтми.

Шулай да пиратлар ягы әйтүенчә, аларга 3 миллион доллар йолым түләнгән.

XS
SM
MD
LG