Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

Мысырдагы очрашуда Газзә сугышын туктату карала


Израильнең Газзәдәге хәрби чаралары өченче атнасына кергәндә, Мысыр башкаласы Каһирәдә бу бәрелешләрне туктату турында сөйләшүләр үтә.

БМО Иминлек шурасының атышларны туктатуны таләп иткән резолюциясен ике як та кире какты.

Фәлестин идарәсе президенты Мәхмүт Габбас Израиль Мысыр арадашлыгындагы атышларны туктату планын кабул итәргә тиеш, югыйсә сугыш өчен җаваплылык Израильдә булачак диде.

Каһирәдәге әлеге чыгышында ул шулай ук Хәмас та һөҗүмнәрне туктату турында килешүгә ирешә алыр дип өметләнүен әйтте.

Хәмас та Каһирәдәге очрашуга үз вәкилләрен җибәрде.

XS
SM
MD
LG