Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 4 офицер түнтәрелеш әзерләүдә гаепләнә


Төркия мәхкамәсе 2 полковник һәм 2 лейтенантны террор оешмасында әгъза булуда гаепләп аларны мәхкамә эше тәмамланганчы ук төрмәгә ябарга кушты.

Дәүләт киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, алар бу атнада тоткарланган кешеләр арасында булган.

Бу атнада Төркиядә исламчы тамырлары булган хөкүмәткә каршы үтә милләтчеләр түнтәрелеше әзерләүдә гаепләнеп 40 кеше тоткарланды.

Бу түнтәрелешкә бәйле булуда гаепләнеп барлыгы 86 кеше хөкем ителә.
XS
SM
MD
LG