Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлҗәзәир демонстрацияләрендә 63 кеше яраланды


Әлҗәзәирдә демонстрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә 63 кеше яраланды дип хәбәр ителә.

Әлҗәзәир хөкүмәте белдерүенчә, җомга көнне Израильнең Газзәдәге хәрби чараларына меңнәрчә кеше протест белдергәндә 23 полиция хезмәткәре һәм тагын 40-лап кеше яраланган.

Полиция чуалышлар өчен җаваплыларны кулга алды дип хәбәр ителә.

Чуалышлар вакытында кибетләр таланган, машиналар, тәрәзәләр ватылган.
XS
SM
MD
LG