Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Европа газ күзәтүчеләре турында килеште


Тополанек белән Путин Ново-Огаревода
Тополанек белән Путин Ново-Огаревода

Русия, Европа Берлеге күзәтүчеләре Украинада газ агышын күзәтә башлау белән, Европага газ җибәрергә вәгъдә итә

Русия премьер-министры Владимир Путин Европа Берлеге күзәтүчеләре Украинада газ агышын күзәтә башлау белән, Европага газ җибәрү яңартылачак диде
.
Путин шулай ук, әгәр дә Украина тагын газ урласа, газ җибәрү туктатылачак дип кисәтте.

Шимбә көнне Русия һәм Европа Берлеге рәсмиләре Украина аша газ агышын күзәтү турында килешү имзалады дип хәбәр ителә.

Килешү Европа Берлеге арадашлык төркеме Мәскәү янында Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашканнан соң имзаланган.

ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, килешү имзалануын Путин раслаган.

Бу килешү Украина аша Европага Русия газын кудыру өчен төп шарт.

Украина да имзалаганнан соң килешү гамәлгә керәчәк.

Европа Берлегенең арадашлык төркеме башлыгы, Берлектә рәислек итүче Чехия премьер-министры Мирек Тополанек Путин белән очрашып Европага Украина аша Русия газын кудыруга бәйле Мәскәү белән Киев арасындагы низагъ турында сөйләште.

Тополанек җомга кич Украина рәсмиләре белән Украина үткәргечләрендә Русия газы агышын күзәтү өчен күзәтүчеләр урнаштыру турында телдән килешүе турында әйтте.

Хәзер ул Киевта Украинаны да килешүне имзаларга күндерергә тырыша.

Русия газын Украина аша Европага кудыру Мәскәү белән Киев арасында газ бурычлары һәм газ бәясе турында килешә алмау сәбәпле өзелде.

Русия Украинаны Европага җибәрелгән газны урлауда гаепли. Украина моны кире кага.
XS
SM
MD
LG