Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтайда югалган боралакта 7 кеше һәлак булган


Алтайда казага очраган “Газпромавия” боралагында Русия президентының Думадагы вәкиле Александр Косопкин һәм таган 6 кеше һәлак булды. Алар арасында зур дәрәҗәле чиновниклар да бар. 4 кеше исән калган : икенче очучы Максим Колбин, Алтай республикасының Мәскәүдәге вәкиле Анатолий Банных, фото төшерүчеләр Николай Капранов һәм Борис Белинский.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы хәбәр итте.

Алтай республикасы башлыгы Александр Бердников хәбәр иткәнчә, очыш вакытында кинәт рәвештә боралакның моторы туктаган.
Жомга көнне юкка чыккан МИ-171, якшәмбе көнне ярым җимерек хәлдә, тауларда табылган иде.
XS
SM
MD
LG