Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубльнең долларга карата бәясе кискен төште


Бәйрәм ялларыннан соң ачылган биржадагы сәүдә вакытында, иртәгәгә доллар һәм рубль бәяләре билгеләнде. Рубльнең долларга карата кыйммәте төште. Бүген ММВБ-да бер долларның бәясе 1 сум 14 тиенгә артты, шулай итеп доллар бәясе 30 рубль 53 тиенгә җитте. Бу 2003 елдан соң булган иң зур бәя.

Бүген “Ведомости” газетасында басылган әңгәмәдә Үзәк банкының беренче урынбасары Алексей Улюкаев рубль кыйммәтенең төшүе – девальвацияне аңдатмый, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG