Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Израиль максатларына ирешкәнче көрәшмәкче


Бүген Иерусаләмда булган хөкүмәт җыенында Газзә сызыгындагы бәрелешләр барышы тикшерелде. Израиль саклану министры Эһуд Барак утырыштан соң, "җирдә һәм һавада хәрби чараларның уңышлы дәвам ителүе" һәм шул ук вакытта, "сәяси чишелешнең эзләнүе" турында белдерде.

Израиль премьер-министры Эһуд Олмерт: "Израиль максатына ирешеп бара, ил аларга тулысынча ирешкәнче көрәшергә җыена, без озак вакыта минлек урнаштырырга телибез, соңгы минутта моңарчы ирешелгәннәрне югалтырга теләмибез,"- диде.

Бүген дә Газзәдә хәрби чаралар дәвам итте. Израиль һөҗүмнәре аркасында кимендә 5 кеше үлде. Фәләстин табиплары хәбәр иткәнчә, Газзәдә һәлак булган кешеләрнең саны 880 артты.

XS
SM
MD
LG