Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Украинага ике шарт куйды.


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Европага газ транзитын яңарту шартларын игълан итте. Медведев сүзләренчә, Русия ягы имзалаган документка туры килгән, бөтен яклар тарафыннан кабул ителгән килешү булырга тиеш. Икенче шарт – Русия һәм Украина чигендә, газ саклагычларында күзәтүчеләрнең булуы.

Элегрәк, Русиянең “Газпром” ширкәте Русия транзитын контрольдә тоту турындагы килешүнең ахыргы носхәсен алмавы турында белдерде.

Шимбә көнне Украина премьер-министры Юлия Тимошенко хәбәр иткәнчә, документ Киевта, Европа Берлегендә рәислек иткән Чехия премьер-министры Мирек Тополанек белән очрашудан соң имзаланган. Русиянең Украинага транзитын 2008 ел ахырыннан дәвам иткән газ бәхәсе сәбәпле туктаткан иде. Мәскәү Киевны газ урлауда гаепләде, Украина моны инкар итә.
XS
SM
MD
LG