Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубльнең кыйммәте төшеп бара


Икътисад белгечләренең фаразлары чынга аша башлады. 2009 елда беренче тапкыр ачылган биржада рубльнең бәясе кискен төште.

Якшәмбе көнне, бәйрәм ялларыннан соң, биржаларда сәүдә яңадан башланып китте. Валюталар алыш-биреше барган биржада доллар һәм рубль бәяләре билгеләнде. Рубльнең долларга карата кыйммәте 1 руль 14 тиенгә төште.

Бүген Мәскәү банкара валюталар биржасындагы индекс сесссиясендә 1доллар бәясе 30 рубль 53 тиенгә җитте.
Бу 2003 елдан соң булган иң зур бәя.

Русия акчасынң еврога карата кыйммәте киресенчә үсте. Евро элек булган курс белән чагыштырганда 29 тиенгә арзанрак бәягә сатылды.

Rbc.ru сәхифәсе хәбәр иткәнчә Мәскәүдә алмаштыру урыннарында долларны алырга теләүчеләргә аны 31,41 рубльгә саталар. Сатырга теләүчеләрнең акчаларын бер доллар 30, 98 рубль исәбеннән алачаклар.

Бүген “Ведомости” газетасында басылган әңгәмәдә Үзәк банкының беренче урынбасары Алексей Улюкаев рубль кыйммәтенең төшүе – девальвацияне аңлатмый, дип белдерә. Аның фикеренчә, Русия акчасының кыйммәте төшеп кенә түгел, күтәрелеп тә барачак. Әмма шул ук вакытта, Улюкаев, бу күтәрелү елның икенче артысында гына булырга мөмкин, ди.

Чил ил белгечләре гыйнварда рубльнең долларга карата бәясе 10% төшәчәк, дип фаразлый.

Шул арада Федераль статистика хезмәте ( Росстат) 2008 елда инфляциянең 13,3% җитүен хәбәр итте.

2008 елда ашамлыклар бәясе 17,5% артты, ди Росстат. Шулай ук, Русия халкы үткән елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 16,4% күбрәк түли башлаган.
XS
SM
MD
LG