Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор гаугалы эшләр вәгьдә итә


Чаллы прокуроры Александр Евграфов “Челнинская неделя” газетасы журналисты Равил Сабиров белән әңгәмәсендә: “2009 елда гаугалы, яңгыравыкды эшләр булачак. Моны вәгьдә итәм”, ди.

Чаллыда бик күп криминал төркемнәр инде кулга алынган. Прокурор нинди эшләрне күз алдында тота икән? Бу фараз белән дистәгә якын кешегә мөрәҗәгать итсәм дә, шуларның икесеннән генә җавап булды. “КамАЗ”да эшләүче Тәүзих Гыйлманов: “Соңгы вакытта прокуратураның вәкәләтләре нык киселде. Эшләрнең зурларын хәзер Мәскәүгә караган тикшерү комитеты башкара. 282 маддә эше белән ФСБ шөгельләнә. Прокурор милли мәсьәлә белән бәйле эшләрне түгел, криминал төркемнәрне күз алдында тоткандыр”, диде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе, 282 маддә буенча гаепләү белдерелгән Рафис Кашапов: “Узган ел азакларында Русия дәүләт думасында экстримизмга каршы күп кенә чаралар күрелде. Бу 282 маддә белән бәйле. Коммунистлар, опоозициядә торучылар һ.б. сүзләрен әйтеп баш калкытсалар, моны экстремизм белән бәйләрләр. Чаллы милли хәрәкәтенә дә әйтелүе ихтимал”, дигән фикердә тора ул.
XS
SM
MD
LG