Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:14

“Русиягә дин кайтмады”


Бу исемдәге мәкалә “Симбирский курьер” дигән газетада урын алды.

Журналист Василий Мельник, Яңа елны каршылау үзенчәлекләреннән чыгып, шундый фикергә килгән. Аннан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез.

“Илдә кризиска карамастан, бәйрәмнәр гадәти уздылар: атна-ун көн буе күләмле ашау һәм аннан да күбрәк эчү. Русиянең башкалар кебек үк ил икәнен күрсәтү өчен, телевизор сәгатьләр буе 2009 ел маршын күрсәтте: Япония, Сидней, Кытай, Мәскәү, Питер… Ләкин Русия, алардан аермалы буларак, каты Раштуа постында иде бит: Праваслау диненә каршы килеп, су коенды, ашады, аннан да каты эчте, җырлады, биеде, сугыш баргандай шартлатты, фейерверклар белән мавыкты. Телевизор аша тырышып чукына-чукына, президент та, премьер да, астагырак түрәләр дә үзләренең диндарлыкларын күрсәтте.

Моны дөрес дип санау гадәткә кергән. Биедек тә чукындык, чукындык та биедек. Нәкъ мәгърибчә инде. Тик бит католикларда башта пост – ураза, соңнан - Раштуа, ашау-эчү, фейерверк-ут бәйрәмнәре. Анда табигый: Яңа ел – Христос туган көн – Раштуа. 8-нче көнгә, аны храмга илткәннәр. Һәм шунда яңа ел башлана да. Киресенчә түге-е-ел…

Шунысы кызык: Праваслау чиркәве мондый аллы-артлы ”шиворот-навыворот”ны тыныч кабул итә. Хәтта бер чиркәү башына Чыршы да бастырып куйганнар иде. Чиркәү халыкка якынлыгы белән горурлана кебек. Соңгы елларда праваслау диндарларының ишәюве турында зур саннар китерелә. Патриарх Алексий II-нче үлгәч, Русия халкының 74 проценты праваслау динен тота, диделәр. Бу – үз-үзеңне алдау гына, гамәлдә, диндарлар саны 2-3 проценттан артмый да. Калган 67-68 проценты инанган булып кылана гына. Бу суррогат - атеизмнан да начаррак.

Шулай итеп, Русиядә бәхетсез еллар бер-бер артлы уза баралар. Вакыт-вакыт Ленинны күмәргә өндәүләр ишетелгәли. Имеш, мавзолей илнең алгарышына комачаулый, иманны какшата, тәртипсезлек тудыра. Ләкин бу “тәртипсезлек” Яңа елна каршылау шаукымнары белән чагыштырганда – чүп кенә. Раштуа алдыннан атналар буе эчү кешене соңгы чиккә җиткерә. Шулай килеп чыга инде: патриарх Алексий II-нче бихисап чиркәүләр кайтарды, халыкны дингә кайтара гына алмады.

Чиркәү, реформага җөрьәт итеп, Раштуаны яңа елга кадәр уздыруга күчсә, зарары азрак булыр иде. Тик әлегә бар нәрсә дә аллы-артлы - илдәге тормыш кебек үк”.

Язманың авторы Васидий Мельник мәкаләсен гыйбрәтле мисал белән тәмамлый. Аның туган авылында ялгыз әби 28 декабрьдә вафат булган. Бу әбинең өендә 6 тәүлек буе көне-төне электр уты сүнмәгән, ләкин бер генә күршесе дә аның хәл-әхвәле белән кызыксынмаган. Бары тик, ялгыз әбинең телефон аша җавап бирмәвенә хәвефләнеп, Чабаксардан килгән сеңлесе генә мәрхүмнең туңган гәүдәсенә тап булган.

“Әгәр дә күрше-күләндә бер мыскал гына Богка инану булса, андый битарафлык булыр идеме соң? Элек ничек – бүген дә шулай: инану юк”, - дип тәмамлый үз язмасын автор.

XS
SM
MD
LG