Accessibility links

Ел башыннан гына да юл казаларында 17 кеше һәлак


Яңа елның ун көнендә генә Татарстанда юл казаларында 17 кеше үлгән. Иң зурысы Мәскәү-Уфа юлында булды.

10 гыйнвар көнне әлеге юлдан баручы “БМВ” машинасының 31 яшьлек хуҗасы тизлеген арттыру сәбәпле, каршы юлга килеп чыгып “ВАЗ-2111”гә бәрелә. Ике машинаның йөртүчесе, “БМВ”да баручы бер кеше һәм “ВАЗ-2111”дәге ике хатын-кыз (барлыгы 5 кеше) шунда ук үлә. Ике кеше авыр җәрәхәтләр алып хастаханәгә озатыла.

Әлеге хәл Кулаево юл идәрәсенә караган җирдә була. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәтенең кизләү бүлеген узгач, анда күп кенә машина йөртүчеләр зур тизлек ала. Бу ике машина белән дә шундый хәл була, бәрелгәннән соң алардан бары тимер-томыр гына кала.

Бу казаны күрүчеләр “БМВ” машинасының бөтен тәгәрмәчләре дә “кышкы” түгеллеген әйтә. Әгәр бу дөреслеккә туры килсә, чит ил машинасының каршы юлга килеп чыгуы сәбәбе аңлашылачак.

Татарстан юл хәрәкәте идәрәсендә әйтүләренчә, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, республикада казалар саны әллә ни артмаган. Ун көндә барлыгы 12 юл казасы теркәлгән.
XS
SM
MD
LG