Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә Хәмәскә каршы сугыш дәвам итә


Израиль инде 17 көн Газзәдә Хәмәскә каршы сугыш алып бара. Узган төндә шәһәргә очкыч һөҗүмнәре ясалган. Җир өсте гаскәрләре яулап алангын җирләрне үз контролендә калдыру өчен сугыша. Каһирәдә Якын Көнчыгыш вәкиле Тони Блэр, көч куллануны туктатуга ишарәләр бар, дип белдерде.

Израиль тышкы эшләр министры Ципи Ливни, хәрби чараларны туктату турында Израиль карар кабул итәчәк, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Газзәдән Израильгә ракета һөҗүмнәре дәвам итә.

27 декабрь башланган хәрби чарада 900ләп фәлестинле һәм 13 Израиль кешесе һәлак булды.
XS
SM
MD
LG