Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәкерт нигә кулына пычак алган?


Ислам көллияте укучысына карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү булган хәлне бөтен нечкәлекләре белән ачармы?

NEWSru.com “татар милләтеннән булган гаепләнүче, чиратта торганнарның берсен күрше урамда куып тота, йодрыгы белән йөзенә суккан һәм аннан соң күкрәгенә кадаган. Зыян күрүче дә татар, шунда үлгән” дип яза. Интернет сәхифә әлеге җинаятькә сәбәпчеләрнең кайсы милләт вәкиле булуына аеруча басым ясый.

Казан шәһәре районара үзәк тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Дамир Вәлиев, NEWSru.comда язылганнарның дөреслеккә туры килмәвен әйтсә дә, ислам көллияте шәкерте эшен тикшерү турында аңлатмалар бирергә ашыкмады. “Бу укучыны каралтасым да, әлегә аклыйсым да килми. Кем гаепле икәнен тикшерү нәтиҗәләре күрсәтер. Ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк”, диде Вәлиев. Тикшерүне ул алып бара.

Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, көллияттә укучы һөҗүмнән сакланып пычак чыгарырга мәҗбүр булган, дип белдерде.

“Биш кеше аны кыйнаган бит. Ул сакланырга тырышкан”. Мансур хәзрәт сүзләренчә, башта Дамир качып китә алган. Әмма аны җир астыннан үтү юлында тагын куып тотканнар.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтүенчә, үтерелгән егет һәм аның белән бергә булган тагын 4 иптәше берничә тапкыр бурлык өчен җаваплылыкка тартылган булган инде. Милициядә исәптә торалар.

Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчете каршындагы ислам көллиятендә укучылар моңа кадәр мондый хәлгә тарымаган булмаган. “Бу хәл зур хәсрәткә салды. Ул укуын да яхшы укый, тәртипле һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Мәчеттә сакта да тора. Үзе шигырьләр яза иде. Иң яхшы егет белән кайвакытта шундый хәл дә булып куя. Мин ул булган микәнни дип, ышанып та бетмим”, ди Мансур хәзрәт.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әлеге хәл Казан үзәгендәге “Арена” төнге клубы янында булган. Ислам көллияте шәкертләре анда нишләп йөргән соң дигән сорау да туарга мөмкин. Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сүзләренчә, көллияттән рөхсәтсез чыгып йөреп булмый икән. “Гариза белән чыкты ул. Аның туганы Мәскәүдән килгән иде. Ул гариза язып төнгә чыгаруны сорады. Ул гариза имзаланган”.

NEWSru.com хәбәр итүенчә, хәл якшәмбегә каршы төндә була. “Арена” клубына керергә теләүчеләр шактый күп була, мөгаен. Янәсе, шул вакытта көллият шәкерте һәм үтерелгән егет әйткәләшеп ала. Сакта торучы, төнге клуб тулганлыкны белдергәч, җыелганнар тарала башлый. “Әмма ислам көллияте шәкертенә әйткәләшү генә әз булган күрәсең, кулына пычак алып хакыйкать урнаштырырга теләгән”, дип белдергән Татарстан прокуратурасының тикшерү идарәсе башлыгы өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин. Җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG