Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

2009 елда җитәкчелек тарафыннан зур ярдәм көтелсә дә әлегә кече һәм урта эшмәкәрләр “хәлләр мактанырлык түгел”, ди.

Берничә ел элек Татарстан җитәкчелеге “Татнефть”, “Казаноргсинтез” “Камаз” кебек эре һәм күп акчалы ширкәтләр белән эшләргә күнегеп кече һәм урта эшмәкәрлеккә әллә ни игътибар бирмәде. Киресенчә, урамнардагы кибетчекләрне алу карары чыгарып, шәхси маршрут автобусларын бетереп гомуми челтәр ясап икътисадны берләштерү очраклары да күзәтелде. Финанс кризисы вакытында җитәкчелек кече һәм урта эшмәкәрлеккә һәр яктан ярдәм итеп торырга әзерлеген белдерә. Ни әйтсәң дә, бу ширкәтләр азмы-күпме халыкны эш урыннары белән тәэмин итә.
Дәүләт шурасының кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивалеев белдергәнчә, былтыр бу тармак республиканың еллык гомуми җитештерү күләменең 25%-тын тәшкил иткән. Рәсми мәгълүматларга караганда Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекнең еллык гомуми кереме 200 миллиард сум тәшкил итә. Узган ел бу ширкәтләр салым түләп бюджетка 19 миллиард сум акча китергән. Ә җитәкчелек өчен иң мөһиме исә, бу тармакта 400 меңнән артык кешенең эшләве.
Икътисад белгечләре фикеренчә киләсе елга эшләр җайга салынса кече һәм урта эшмәкәрлек республиканың еллык гомуми җитештерүнең 29%-тын тәшкил итәчәк. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов исә бу санны 30%-ка кадәр җиткерергә уйлый. Моның өчен ул Татарстанда күп кенә эшләр алып барыла , ди.
Әмма киләчәктә җитәкчелек тарафыннан зур ярдәм көтелсә дә әлегә эшмәкәрләр “хәлләр мактанырлык түгел” , ди. Казанда балалар киеме сата торган кибет хуҗасы Гөлназ узган ел ахырында ук кризисның килүе нык сизелде, ди.
“Кризис башында ук аның йогынтысы сизелә башлады. Кием тегү фабрикалары декабрьдә бәйләрне 10%-ка, гыйнварда тагын 15%-ка күтәрде. Кешенең акчасы юк. Күпләр эшсез кала, эшләгәненә дә вакытында хезмәт хакы түләнми. Кешенең түләү сәләте нык кимеде. Шуңа күрә кибетләргә дә азрак йөри башладылар. Сентябрьдә караганда декабрьдә сатулар азрак булды. Башка елларда исә декабрьдә бәйрәм алдыннан сатуның иң яхшы барган чагы иде. Фарбикалар бәя арттыргач, сату үзәкләре аренда бәясен күбәйткәч, без дә бәя арттырырга мәҗбүр. Зур салымнар түләү хәлне тагын да катлауландыра”, ди шәхси эшмәкәр Гөлназ.
Хөкүмәт вәкилләре белдергәнчә, агымдагы елда кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән берничә корылма булдырылачак. Тиздән Чистайда бизнес-инкубатор, аннан соң “Мастер” Кама индустриал паркы, ел ахырында Казанда IT-парк ачарга уйлыйлар. Моннан тыш, җитәкчелек кече эшмәкәрлеккә зур ташламалы кредитлар бирү белән дә ярдәм итмәкче. Әмма шәхси эшмәкәр Гөлназ бу кредитларга өметләнәсе юк, ди.
“Кредитны ала башласаң, алып бетерә торган түгел. Анда бик күп тикшерүләр үтергә кирәк. 2007 елда мин бер кредит алып карадым. Ул бик мәшәкатьле һәм үз-үзен акламый торган нәрсә. Шуңа күрә кредитлар белән бәйләнмәү яхшырак”, ди эшмәкәр Гөлназ.
Аның сүзләренчә әлегә барлык чыгымнарны чигергәч сатудан бераз керем кала. Әмма халыкның сатып алу саләте көннән-көн кими. Шуңа күрә берәр айдан сату эше бөтенләй табышсыз эш булырга мөмкин. Ул вакытта кибетне ябырга гына кала. Димәк тагын азмы-күпме эш урыны югала дигән сүз.

XS
SM
MD
LG