Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исеме йөрәккә уелган


Бәләбәй көллияте укытучысы Илгизәр Гыйззәтуллин
Бәләбәй көллияте укытучысы Илгизәр Гыйззәтуллин

9 гыйнварда күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулды. Чаралар ел буе дәвам итәчәк.

Совет хакимияте чорында чын патриот шагыйрь буларак мәктәп дәреслекләренә кертелгән бу шәхес хәзерге иҗтимагый-сәяси шартларда да зур кызыксыну уята. Аның 100-еллык рәсми юбилей тантаналары шауламаса да, шагыйрьнең туган көне бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Дөресен әйтергә кирәк, бу гади мәсьәлә түгел. Икътисади кризис вакытында “юбилей” сүзен әйтү әдәпсезлек билгесе кебек кабул ителә. Кыйммәтле тантаналар, гомуми игътибар, зур акчалар сорый торган шау-шулар, сәфәрләр оештыра торган заман түгел. Ләкин шигърият, милли әдәбият, туган телне мәктәптә укыту, күренекле шәхесләрнең фидакарьлеген искә алу урынлы гына түгел, ә хәзер тагын да актуальрәк, кирәклеген аңлаучылар очрый әле.

Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулган көнне Татарстанда, аның туган ягы Башкортстанда рәсми чаралар үткәрелмәсә дә, Сөембикә журналы тәкъдим иткән «Фатих Кәрим елы» башланып китте.

8 гыйнвар көнне шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәм киностудия вәкилләре Калининград өлкәсенә очтылар. Анда аларны Багратионовски шәһәре җәмәгатьчелеге сагынып көтеп торган. 1945 елның 19 февралендә авыр яраланган килеш тә сугыш кырыннан китмәгән Фатих Кәрим монда һәлак булган. Бу якта яшәүчеләр өчен Фатих Кәрим кадерле һәм билгеле кеше.

Дүшәмбе көнне, 12 гыйнварда “Яңа гасыр” телеканалының “Хәерле иртә”тапшыруына чакырылган Ләйлә Кәримова һәм Ренат Харис үзләренең сәфәре турында дулкынланып сөйләделәр. Бу көнне шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салынган. Багратионовскида Фатих Кәрим сүрәте төшкән рәсемле хатлар, открыткалар 3 мең данә тираж белән басылып, халыкка таратылган. Татар шагыйрен шул ерак җирдә дә онытмыйлар икән.

Нәкъ шушы көннәрдә Фатих Кәримнең фронтта шигырь язган куен дәфтәре «Идель-пресс» нәшриятында төгәл күчермәсе (факсимиль) ысулы белән китап буларак нәшир ителгән. “Яңа гасыр” телевидениесенең якшәмбе көнне туры эфирда эшләүче «Мәдәният дөньясы» тапшыруында Фатих Кәрим язмышы турында зур сөйләшү булачак. Аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фәнни конференция һәм башка чаралар ел дәвамында барырга тиеш. Узган елда Гаяз Исхакыйга багышланган йомгак кичәсе кебек үк Фатих Кәримнең иҗатын һәм тормыш юлын искә алу ел ахырында үтәргә тиеш.

Мәктәп дәресләкләренә кергән һәм миллионланча кешеләр яттан белә торган шигырьләр һәм аларның авторы дөнья буйлап хәрәкәт итүен туктатмый. Милли тел һәм әдәбият кысрыклана барган хәзерге чорда Фатих Кәримне аның туган ягында хәтерлиләрме?
Ает авылы хакимияте башлыгы Рәсил Гыймазетдинов һәм Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова

9 гыйнвар көнне Бәләбәй педагогия көллиятендә укучылар белән Фатих Кәримгә багышланган дәрес үткәрелде. Биредә Фатих Кәримнең узган гасырның 20-нче елларында белем алуы белән горурланалар. Тәҗрибәле укытучы Илгизәр Гыйззәтуллин Ает авылында шагыйрь туган йортның макетын һәм аның шигырь китапларын көллият укучыларына күрсәтте. Ул шагыйрьнең тормышы турында сөйләде.

Заманында Газый Кашшаф, Фатих Кәрим кебек зур әдипләр, Мидхәт Абдуллин кебек билгеле шәхесләр укыган Бәләбәй педагогия көллиятендә хәзер милли әдәбият, аерым алганда, татар әдәбиятенең ничек укытылуы катлаулы мәсьәлә. Эш шунда ки, хәзерге укыту программаларына милли әдәбият дәресләре сирәк кертелә.
Бәләбәй көллиятендә укучылар

Гомумән, хәзерге мәктәп һәм көллият укучылары татар-башкорт классикларының иҗаты белән дә, исемнәре белән дә яхшы таныш дип әйтеп булмый. Татар теле дәресләре булган очракта да, татар әдәбияте дәресләре укытылмый диярлек. Бу Башкортстанда гына түгел, гомумән Русия мәгариф системасында торган саен ешрак очрый торган хәл. Шулай да, Бәләбәй көллиятендә укучы кызлар бу көнне Фатих Кәрим шигырьләрен ихлас сөенеп яңгыраттылар.

8 гыйнвар көнне Башкортостанның Бишбүләк районы Ает авылындагы Фатих Кәрим музеенда шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү турында сөйләшү булды. Юбилейга багышланган мәдәни чаралар планы Бишбүләк районы хакимиятендә дә, Башкортстан хөкүмәтендә дә җентеклән тикшерелгән. Аеттагы Фатих Кәрим музеендагы әсбаплар тулыландырылачак.

Июнь аенда Аетта Фатих Кәрим укулары үтәргә тиеш. Көзгә кадәр әзерлек эшләре алып барганнан соң Бишбүләк районы күләмендә Фатих Кәримгә багышланган рәсми чара үткәреләчәк. Бу хакта карарны Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев имзалаган.

Милли әдәбият һәм мәгариф өчен салкын һавалар урнашкан заманда классик язучыларны онытмыйлар әле. Яңа башланган елда Фатих Кәрим һәм Әмирхан Еникинең 100-еллыгына, Дәрдемәнднең тууына 150-ел тулуга милли җанлы зыялылар битараф кала алмый.
XS
SM
MD
LG