Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдән Газзәгә өстәмә көч


Израиль Газзәгә булган һөҗүмнәренең 17-нче көнендә төбәккә яңа өстәмә көчләрен кертә башлады.

Израиль Газзә җирлегендә һәм күгендә алып барган хәрби чаралар вакытында меңләгән гаскәриен илнең көньягында әзер тота иде. Хәзер Израиль бу гаскәриләрен дә Газзә һөҗүменә куша башлады. Израильнең бу соңгы адымы, Газзә низагында яңа чор башланамы дигән copay тудыра.

Израиль рәсмиләре һөҗүмнәрнең нинди борылышта дәвам итәчәге турында рәсми бер белдерү ясамады.

Израиль башлыгы Әһуд Олмерт: “Газзәгә булган һөҗүмнәрдә куелган максатларга инде ирешә башладык”, дип белдерә.

Кичә журналистлар сорауларына җавап биргәндә Израиль тышкы эшләр министры Ципи Ливни: "Газзәгә каршы булган һөҗүмнәр Хамасны көчсезләндерү һәм аның яңадан кораллануын туктату максатында дәвам иттерелә", дип белдерде.

Рәсмиләрнең бу белдерүе хәрбиләрнең Газзә эчләренә таба керә башлаган вакытка туры килә.

Yлгәннәр саны арта

Газзә низагында инде 3 атна һөҗүмнәр дәвам иткәндә югалтулар саны да арта бара.

Фәләстин ягы бүгенге һөҗүмнәрдә 29 кешенең үтерелүен белдерелде. Фәләстин чыганаклары белдерүенчә, һөҗүмнәр башланган көннән бирле үлгәннәр саны 900 кешедән артканда, яраланган кешеләр саны 3700 кешегә җиткән.

Израиль хәрбиләре 3 гыйнварда Газзә сызыгына басып кергән иде.

Шул ук вакытта Израильнең соңгы һөҗүмнәрендә мәгълүмат чаралары да зыян күргән.

Җомга көнне булган һавадан ракета һөҗүмендә, якынча 20-дән артык мәгълүмат оешмасы тупланган Газзә үзәгендәге Җауһара бинасы зыян күрде. Вакыйгада эфирга әзерләнгән бер журналист яраланган.

Һөҗүмнәр халык күпләп яшәгән Газзәнең эчке мәхәлләләренә таба тарала башлаганда, халыкара оешмалар сугышны туктату өчен ясаган чакыруларын тагын бер кат кабатлады. Ләкин Израиль һәм Хәмас, ике тараф та БМО иминлек шурасы ясаган чакыруны кире какты.

Мисыр тырышлыклары

Мисыр рәсмиләре Каһирәдәге Израиль илчесен тышкы эшләр министрлыгына чакырып, БМО Иминлек шурасы кабул иткән карарны танырга чакырган. Мисыр Израильне Газзәгә һуманитар ярдәмнәрнең керүенә рөхсәт итәргә чакыра.

Газзә низагы бер туктамый дәвам иткәндә, Американың яңа сайланган президенты Барак Обама, вазифага керешү белән, Якын көнчыгыштагы низагны бетерергә тырышачагын белдерде.

Бер Американ тв каналына биргән әңгәмәсендә Обама, Фәләстин һәм Израильдә гади халыкның үлүенә зур борчылу белдерүен һәм бу күренешнең аны бу низагны бетерү өчен күбрәк тырышлык күрсәтергә этәрүен белдерде.


XS
SM
MD
LG