Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:44

Буш соңгы тапкыр журналистлар белән очрашты


Дҗордҗ Буш АКШ президенты буларак соңгы тапкыр журналистлар белән очрашты. 20 гыйнварда ул президентлыктан китәчәк. Бу вазыйфага яңа сайланган Барак Обама керешәчәк.

Буш яңа президентны АКШка каршы яңа террор һөҗүмнәре куркынычы булуы турында кисәтте. Төньяк Корея һәм Иран әле дә куркыныч илләр булып кала, диде Буш.

АКШ гаскәрләренең Гыйракка 6 ел элек керүләренә карамастан, Буш андагы демократия язмышына шик белдерде.

Якын Көнчыгыш низагына, Буш, "ике яклы" чишелеш кирәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG