Accessibility links

Фридом Һаус: Дөньяда хокукларны кысу дәвам итте


Фридом Һаус хисабында 2008-дә Русиядә кеше хокукларының һәм ватандашлык иреклекләренең тагын да кысылуы әйтелә.

Кушма Штатларда теркәлгән дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы Фридом Һаус оешмасының яңа гына игълан ителгән еллык хисабында авторитар илләрнең иреклекләрне тагын да кыса баруы турында әйтелә.

"Дөньяда иреклекләр" дип аталган бу хисапка караганада, Русия, Әрмәнстан, Азәрбәйҗан, Молдова, Грузия, Иран, Кыргызстан һәм Македониядә иреклекләр 2008 елда тагын да кимегән.

Беларус белән Төркмәнстан элекке дәрәҗәдә калган. Шул ук вакытта аларда вәзгыятьнең киләчәктә яхшыруына бераз өмет тә белдерелә.

Хисапны әзерләүчеләр әйтүенчә, 2001-2008 елларда сәяси хокуклар һәм ватандашлык иреклекләре тотрыклы рәвештә кими барган илләр бары тик элекке Советлар Берлеге республикалары гына (Балтыйк илләреннән кала).

Хисап әзерләүчеләр моның гомуми аңлатмасы юк ди. Шулай да Фридом Һаусның тикшеренүләр мөдире Арк Паддингтон моның 3 сәбәбе булырга мөмкин ди.

Шуларның берсе Русия, Казакъстан, Төркмәнстан, Азәрбәйҗан кебек нефть һәм газга бай илләрдә демократик булмаган хакимиятләрнең куәте арту. Икенчесе – Советлар Берлеге мирасы, һәм өченчесе – Русиянең тәэсире.

Паддингтон " Русия бу төбәктә бик зур көчкә ия. Ул бик зур, һәм аның тәэсире дә зур. Хәзер Путин хакимияте чорында ул агрессив рәвештә демократиягә каршы. Русия демократик стандартлардан читкә тайпыла гына түгел, ул демократик стандартлардан читкә тайпыла һәм үз системасының демократиядән өстенрәк булуы турында тәкърарлый," – ди.

Бу илләрдә авторитар хакимиятләрнең соңгы елларда көчәя баруы Фридом Һаус хисапларында нефть һәм газ бәяләренең соңгы елларда арта баруы белән бәйләп карала.

Нефть һәм газ бәяләре төшү белән авторитар хакимиятләрнең халык арасында үз абруйларын социаль өстенлекләр белән күтәрү өчен керемнәре дә кими, һәм хәзерге кризис шартларында аларга иреклекләрне кысу өчен мөмкинлекләр дә кими диелә.
XS
SM
MD
LG