Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Милли төбәк компоненты мәсьәләсе артка чигенде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының еллык җыелышында аның хакында сүз дә булмады.

Анда икътисади кризис чорында, урта һәм югары уку йортын тәмамлаучыларны шөгыльсез калдырмауга басым ясалды.

Хезмәт һәм мәшгульлек министры Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, ел дәвамында 190 меңнән артык кеше эшсез булачак. Шул сәбәпле, 2009 елны һөнәри һәм югары уку йортын тәмамлаучы яшьләргә дә хезмәт базарында ихтыяҗ кими.

“Безнең фаразларга караганда, быел уку йортының көндезге бүлеген тәмамлаучы 50 мең студентның 19,5 меңенә генә эш булачак. Инде бүгеннән үк һөнәри мәктәптә укучыларны практикага урнаштыру кыен”, диде Шәфигуллин.

Ул кризис чорында беренче чиратта яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү кирәклеген әйтте.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, иң мөһим бурыч булып икътисади кризис чорында ничек тә социаль кризисны булдырмау тора һәм моның өчен яшьләр мәшгуль булырга тиеш. Чөнки нәкъ алар кризис чорында куркыныч тудырырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов
“Без һәрвакыт уку йортларын тәмамлаучылар күп булуын теләдек, чөнки белгечләргә ихтыяҗ зур иде. Икътисад үсеше, яңа җитештерү күп хезмәткәрләр таләп итте. Кызганычка, бу кризис эш базарына нык тәэсир итәчәк. Кризисның иң котырган чоры җәй айларына туры киләчәк һәм нәкъ шул вакытта уку йортларында белем алучылар да укуларын тәмамлап республикада булган эшсезләргә өстәләчәк. Шуңа чаралар күрергә кирәк”, диде Миңнеханов.

Ул беренче чиратта, бакалаврдагылар укуларын магистратурада, ә техникумны бетерүчеләр югары уку йортында дәвам иттерү өчен мөмкинлекләр карарга кирәклеген әйтте. Шулай ук армиядә хезмәт итәргә тиешле яшьләрне хәрби хезмәткә җибәрү дә карала. Кыскасы, яшьләр эшсез йөрмәсен өчен төрле мөмкинлекләр күзаллана.

“Быел 25 меңнән артык укучы мәктәпне тәмамлаячак. Югары уку йортына бармаучыларны һөнәри мәктәпләргә урнаштыру кирәк”, диде премьер-министр.

Моннан тыш ул югары уку йортын тәмамлап чыгучыларның саны 30 меңгә якын булачагын әйтте. Шуңа өстәп 8 мең укучы махсус урта уку йортын, ә 17 мең башлангыч һөнәри белем бирү йортын бетерәчәк. Аларның күбесенең эшкә урнаша алмаячагы көн кебек ачык.

“Кризис 250-300 мең кешегә турыдан-туры кагылыр дип уйлыйбыз. Иң мөһиме ширкәтләрдәге хезмәткәрләрне таркатып бетермәскә. Чөнки аннан соң аларны кире кайтару авыр булачак”, диде Миңнеханов.

Ул 2009 ел бик авыр чор һәм халыкны эш белән тәэмин итү иң борчыган мәсьәлә булып калуын әйтте.

“Сәнәгать булмаган төбәкләр бәлкем бу икътисади кризисны бик авыр да кичермәс, әмма Татарстан кебек төбәкләргә ул нык сизеләчәк”, диде Миңнеханов.

Кризис чорында беренче чиратта эшсезләрне тиз арада хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәргә укытып, бушаган урыннарга урнаштыру максаты тора.

XS
SM
MD
LG