Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел күңелсезлекләре


11 гыйнвар Яңа ел каникуллары тәмамланып, беренче эш көне булды. Яңа ел каникуллары казаларсыз да үтмәде.

Ике кеше петарда-фейерверклардан зыян күргән. Салават шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек егетнең кулында петарда шартлап, бер кулының барлык бармаклары өзелгән. Уфада 13 яшьлек бер үсмернең кулында петарда шартлап, ике бармагы зыян күргән.

Ә бер шартлау хәтта бер кешенең башына да җитте. Дөрес, монысы петардадан түгел. Русия эчке эшләр министрлыгының Уфа хокук институтының тулай торагында шартлаткыч бер егетнең гомерен өзгән. Аны үзе ясап икенче бер курсант моңа бүләк дип биргән булган. Тагы бер курсант авыр хәлдә хастаханәгә салынган.

XS
SM
MD
LG