Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сорау алу башланды


Милли Мәҗлес утырышында катнашып дөнья парламентларына, БМО-га мөрәҗәгать кабул итүдә гаепләнүчеләр 12 гыйнварда тикшерү комитетына чакырылды.

Зиннур Әһлиуллин авыру сәбәпле сорау алуга бара алмый. Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев эшнең ни рәвешле баруы хакында әңгәмәдән баш тартты. Ул моны тикшерү эшләре белән бәйләми. “Миндәге күңел төшенкелеге, гаделсезгә рәнҗетелү сәбәпле хәзерге вакытта аңлатма бирә алыйм”, диду ул.

“Азатлык”ка Фаик Таҗиев: “Тикшерү комитетына урыс милләтеннән булган яклаучы белән бардым, Русия конституциясенең 51 маддәсенә нигезләнеп сорауларга җавап бирүдән баш тарттым, җавапларны соңыннан үземә каршы куярга мөмкиннәр иде”, диде. “Русиядә эчке иҗтимагый-сәяси тормышның тоталитаризм ягына авышып бетүен абайлап бетермәдек, бугай”, дигән фикерен дә әйтте ул.

Фаик Таҗиев “Бәйсез экспертиза һәм бәяләү” фирмасында эшли. Әлеге фирманың директоры Рифкат Сәгыйдуллин әйтүенчә, 4 гыйнвар көнне булган тентүдә офистан 4 компьютерны алып чыгып китәләр. Компьютерларны башта 8-нче, аннан 11 гыйнвардан кире кайтарырга вәгьдә бирәләр. Хәзер атна азагында бирәбез дип ышандылар икән.

Сәгыйдуллин әйтүенчә, тентү ясап документ-җиһазларны алып китүчеләр әйберләрнең исемлеген төземәгәннәр, кул куйдырмаганнар. Сәгыйдуллин үзе бу хакта таләп иткән булган. Менә шушы башбашлык хакында, компьютерлардан башка фирманың эше тукталып, зыян күрүе турында тикшерү комитеты җитәкчесе Сәетгәрәев исеменә шикаять юллаган. Ләкин шикаятьне рәсми теркәп, кабул итеп алудан баш тартканнар, ниндидер тартмага салырга кушканнар.

“Тентүдән соң эшебез тукталды”, ди Сәгыйдуллин. Билгеле булганча, Тарих китабында татарларны мыскыллау турында Русия мәхкәмәсенә Фаик Таҗиев, Рифкат Сәгыйдуллин һәм Мөнир Ситдыйков мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG