Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үләнкүлдә авылында кеше кадерен беләләр


Мәнвия Шихова
Мәнвия Шихова

Омски өлкәсенең Үләнкүл авылында пенсиядәге укытучыны – Мәнвия Шихованың тантаналы рәвештә 80 яшьлек юбилее билгеләнде.

Мәгълүм булганча, Омски өлкәсендә 50 меңгә якын татар халкы яши. Аларның күпчелеге өлкәнең төньягында урнашкан Большеречье, Тара, Тевриз, Муромцево, Колосовка, Усть-Ишим районнарында тупланган. Бу районнарда саф татар авыллары шактый. Ә өлкәдә барлыгы 60-тан артык татар авылы бар.

Татар авылларында яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, көнкүреше, бер караганда, башка милләт халыкларыныкыннан артык аерылмый кебек, уңышлар да, проблемалар да бер төсле. Совхозлар таркалу сәбәпле авылларда эш юк, юллар начар хәлдә, клублар таушалган һ.б., һ.б. Шулай да андый авырлыкларга карамастан, авылларда халык тырышып-тырмашып көн күрә: хуҗалык тота, хайван асрый, бәйрәмнәр оештыра, бала-чага үстерә, гомумән, тулы канлы тормыш белән яши.

Шундый тулы тормыш белән яшәүче авылларның берсе дип, Большеречье районының Үләнкүл авылын әйтергә була.

Узган шимбәдә Үләнкүлдә тагын бер әһәмиятле һәм кызыклы очрашу булып узды – тантаналы рәвештә районның хөрмәтле кешесе, пенсиядәге укытучы Мәнвия апа Шихованың 80 яшьлек юбилее билгеләнде. Чара авыл хакимияте бинасында урнашкан район татар мәдәният үзәгендә узды. Мәнвия апаны хөрмәтләргә аның төрле елларда укыткан укучылары, туганнары, якыннары һәм башка кунаклар район үзәгеннән, Омскидан, күрше-тирә авыллардан килгән иделәр. Кичәне шигъри юллар белән авыл китапханәсе мөдире Тәнзилә Нәүрүзова ачып җибәрде.

Аннан соң чыгышлар, тәбрикләүләр, хәтирәләр белән уртаклашу башланды. Беренчеләрдән булып авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина сүз алды.
Ләйлә Мөхәммәтшина


Ул авылның танылган кешеләре исемнәрен “Үләнкүлнең атаклы кешеләре” дигән китапка терки барырга карар чыгарулары хакында әйтте. Бу китапның Мәнвия апаның исеме белән башлануын бәян итте. Кичәдә катнашучыларның барысы да андый китап языла башлавын һәм исемлек башында Мәнвия апа торуын хупладылар.

Район җитәкчелеге ягыннан да Мәнвия апаны хөрмәтләү булды. Район башлыгының котлау хатын район хакимияте хезмәткәре Анатолий Рәчәпов җиткерде. Үләнкүл мәктәбе директоры Вәли Дәүләтбагин укытучысы - Мәнвия апага багышлап язган шигырен укыды.

Эзләмәде апа данны,
Дан аны үзе тапты.
Ятып көтмәде таңны,
Таң тик ул торгач, чыкты.
Укучылар, авылдашлар
Сезне бүген котлыйлар
Чын күңелдән теләктәшләр
Саулык, бәхет телиләр.
Мәнвия апа Сезгә бүләк –
Җылы сүзле шигырем.
Сезне бездән дә күдрәк
Зурласын туган җирем.

Башкалар да җылы сүзләр белән юбилярны котладылар, аның хөрмәтенә җырлар башкардылар.

Кичәдә Мәнвия апаның бертуган апасы 85 яшьлек Мөнҗия апа да булды. Ул сеңлесенең нәни бала вакытын искә төшереп алды. Шул чагында Мәнвия апа каты авырган булган. Авырудан соң, баланың бер күзе ябылып, күрми башлаган, икенче күзе дә начарланган. Әмма физик кимчелекләренә карамастан, Мәнвия апа яхшы билгеләргә генә урта мәктәпне, аннан соң югары уку йортын тәмамлаган, укытучы дипломы алып эшкә килгән. Биредә озак еллар Үләнкүл мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән. Балаларга дөнья тарихын да ил тарихын да, ул вакытта укыту программасында каралмаган авыл тарихын да өйрәткән. Укучылар белән сәяхәтләргә йөргән, табигатьне күрергә, аны аңларга, сакларга өйрәткән.

Укучылары белән бергә Мәнвия апа үзе дә авыл тарихын өйрәнгән, гаиләләрнең шәҗәрәләрен төзегән. Нәтиҗәдә, аның “Минем кечкенә илем” дигән китабы дөнья күрде. Бу китапны аның туганнан туган энесе үзенең компьютерында җыеп, 5 нөсхә күләмендә булса да бастырып чыгарган. Мәнвия апа таркалып юкка чыккан авыллар турында да язган. Аның язмалары өлкәдә һәм районда нәшер ителә торган газеталарда һәм журналларда басылып чыккан. Ул язган мәкаләләр Омскида татарлар өчен нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасында бүгенге көндә дә басылып чыгып тора.

Күзләре начар күрүгә карамастан, Мәнвия апа чигү белән дә шөгыльләнә. Аның кул эшләре өлкәдә һәм районда оештырылган төрле күргәзмәләргә куелган, мактау кәгазьләре белән билгеләнгән. Күләмле бер эше - Мәскәү кирмәне чигелгән келәме Мәскәүнең ВДНХ күргәзмәсендә булган. Үзенең 80 яшьлек юбилеена Мәнвия апа “Су эчүче атлар” рәсеме чиккән. Юбилей кичәсендә аның кайбер эшләреннән күргәзмәгә оештырылган иде.

Стенада Мәнвия апа сиккән келәм
Озак еллар авылның “Наза” ансамблен җитәкләгән Лотфия Жунусова Мәнвия апа белән бергә өлкәннәрнең “Ядкәрь” ансамблен төзү тарихын искә төшереп алды. “1990 елларда миңа Казанда фольклор буенча оештырылган киңәшмәдә булырга туры килде”, дип сүзен башлады ул. “Шунда Татарстанның мәдәният министрлыгы хезмәткәре, фольклор белгече Илгиз Кадыйров, минем Үләнкүлдә булганым бар, анда фольклор юк дип әйтте. Бу сүзләр минем йөрәгемә барып тиде. Казаннан кайткач Мәнвия апа белән бергә әбиләрне җыярга булдык. Коймак-кыстыбыйлар пешереп, чәй өстәле әзерләдек. Бер әбиебез хәтта гармун күтәреп килде.

Менә шунда инде китте җырлар, китте хәтирәләр. Борыңгы җырлар да табылды, фольклор да табылды. Узган ел Казанга мөслимәләр форумына барырга насыйп булды миңа. Анда Илгиз Кадыйров янына кердем, Себер татарларының борыңгы җырларын җырлап күрсәттем. Ул аларны хәтта магнитофон тасмасына язып алды. Мин ничек тапмадым икән ул җырларны, диде Илгиз абый. Мин Казанга Себер фольклорын алып килүем белән бик горурландым шул чакта. Рәхмәт Мәнвия апага, ул өйрәтмәсә, ул җырларны мин ничек өйрәнгән булыр идем?”, диде Лотфия ханым. Аннары ул Мәнвия апасы белән бергә шул җырларның берсен - “Әсмәбикә”не җырлап та күрсәтте.

Ахырда сүз Мәнвия апаның үзенә бирелде. “Кемгә киңәшем, кемгәдер ашым насыйп булды, Аллага шөкер. Җаның саф булса, йөрәк җырлап торса, картайгачтан да күрәсең кадер. Сезнең килүегез, мине котлавыгыз барысыннан да битәр күңелне күтәрә торган мизгел булды. Һәркайсыгызга зур рәхмәт”, диде.

Аннан соң Мәнвия апа авылдашлары турында күп кенә тарихи материаллар туплавы хакында әйтте. “Аларны чәчми-түкми киләчәк буынга җиткерәсе иде”, диде ул.

Мәнвия апаның дөньяда яшәүче татарларга да әйтер сүзләре булды. “Татар булганнар үзләренең татар икәнлекләрен онытмасын иде, татарлыкларын саклап калсыннар иде, милләткә хезмәт итсеннәр иде”, диде ул
XS
SM
MD
LG