Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Русия милициясенең хезмәт хаклары арта


2009 елда куркыныч вазыйфаларда эшләгән милиционерларның хезмәт хаклары сизелерлек артачак, диде эчке эшләр министрлыгының финанс-икътисад бүлеге башлыгы генерал-лейтенант Светлана Перова. Аның сүзләренә караганда, үз эшләрен яхшы башкарган җирле милиция бүлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары 2009 елда 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала алачак. Махсус моның өчен федераль бюджеттан 8 миллиард 900 миллион сум бүленәчәк.

Министрлык шулай ук һәлак булган милиционерларның гаиләләренә дә пенсияне ике мәртәбә арттыра. 2008 елдан милиция хезмәткәрләренең балаларын дәүләт балалар бакчаларына бушка йөртү турында карар кабул ителгән иде.

XS
SM
MD
LG