Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәддам Иранны куркыту өчен ялган сөйләгән


Гыйрак "күпләп үтерү коралларына" ия дигән шик илдә сугыш чыгарды. Ә хакыйкатьтә Сәддамның бу кораллар турындагы стратегиясе ни булган?

Сәддам озаклап тәхеттә калу өчен дошманнарына каршы үзен хакыйкатьтән зуррак күрсәтергә тиеш иде. Ләкин аның бу тырышлыгы илдә күпләп үтерү кораллары бар дигән шикне тудырды. Ахырда АКШ бу шик белән 2003 елда илгә басып керде һәм бу Сәддам режимының җимерелүенә китерде.

Хәлбуки Сәддам халыкара тикшерүчеләрнең илгә керүенә башта рөхсәт иткән иде. Тикшерүчеләр 1990-91 елдагы сугышта күпләп үтерү кораллары кулланылуы турында бернинди дәлил таба алмады. Шулай да соңыннан Саддамның халыкара тикшерүчеләргә кыенлыклыклар тудыра башлавыннан соң белгечләр 1998 елда Сәддам хакимиятенең комачаулавына протест белдереп илдән чыгып китте.

Белгечләр күпләп үтерү коралы турында бернинди дәлилгә тап булмаса да, әлеге вакыйгадан соң, Гыйрак кораллар булуын яшерә дигән шик көннән-көн көчәйде.

Гыйрак башлыгы Сәддам Хөсәен тикшерү төркемен 2002 елда илгә яңадан керүенә рөхсәт итсә дә, вакыт инде соң иде.

Вашингтон ягы бу шиккә ышанып, 2003 елда хәрбиләре белән илгә басып керде. Һәи Сәддам режимын җимерде. Ләкин күпләп үтерү кораллары хакында дәлил табылмады.

Ә Гыйрак башлыгы ни өчен белә торып, булмаган әйберне яшерергә тырышу белән үз хакимиятенең җимерелүенә китерде?

АКШ күзләү идарәсе башлыгы Майк Мак Коннел, әлеге сорау һәм Сәддамның күпләп үтерү кораллары стратегиясе турында, бер тв каналына биргән әңгәмәсе вакытында ачты.

Мак Коннел Сәддам кулга алынган 2003 елдагы вакыйгаларны искә алып болай диде: "Сораштыру алып барган төркем Сәддамнан "Ник үз халкыңны илдә күпләп үтерү кораллары бар дип ышандырдын?" дигән сорау биргән.

Сәддам бу сорауга: “Иран безгә күрше. Ул вакытта без Иранга каршы үз көчебез булуын ышандырырга тиеш идек һәм курку тудыру өчен башта үз хәрби башлыкларымны моңа ышандырырга кирәк иде”, дип җавап бирә.

Дәүләт күзләү идарәсе башлыгы Майк Мак Коннел: “Күзләүчеләр халыкны тыңлый иде һәм аларның шикләндергән хәрәкәтне күзәтеп тордылар. Алар чыгарган хисаплары исә Вашингтонны, Сәддам бу коралларга ия дигән нәтиҗәгә китерде", ди.

Мак Коннел: "Без ул вакытта хәрби башлыкларның бу турыда сөйләвен ишетә идек, ул чакта Сәддамның уен уйнавы турында беркем белмәде".

Шулай ук Мак Коннел, Вашингтонның мондый нәтиҗәгә килүе, моннан элек Сәддамның үз халкын күпләп үтерүдә газ куллануы да этәргеч булды, ди.

Күпләп үтерү коралларын җитештерү Иранга күчте дигән шик таралган вакытта, 2006 елда Сәддам асып үтерелде. Иран уран баету тырышлыкларын тикшерергә теләгән халыкара җәмәгатьчелеккә каршы килде.

Мак Коннел, Иран атом коралы җитештерергә тели. Шул сәбәпле уран баетуын дәвам итә дигән карашта тора.
XS
SM
MD
LG