Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Вашингтон алга таба ничек сөйләшер?


АКШның яңа президенты Барак Обама вазыйфага керешергә әзерләнә. Аннан соң Мәскәү һәм Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрнең градусы нинди булыр?

АКШ белән Русия арасында фикер аерымлыклары соңгы елларда НАТОның киңәюе, ракеталардан саклану системалары, Мәскәүнең күршеләре белән мөнәсәбәтләре кебек мәсьәләләрдә аеруча тирәнәеп китте. Якынаю өчен нигез бармы?

АКШның яңа президенты урынына Барак Обама сайланган соң, дөнья җитәкчеләре аңа котлаулар җибәрде. Әмма Русия президенты Дмитрий Медведевнең котлавы үзенчелекле булды. Ул Русиянең Калининградта “Искәндәр” ракеталарын урнаштыруы турында белдерде.

Медведев бу гамәл, Вашингтонның Европада ракеталардан саклану системаларын урнаштыру планын “зарарсызландыру” өчен ясалды диде.Мәскәү Вашингтон белән каты сөйләшмәкчеме?

Кризис тышкы сәясәтне үзгәртә ала

Барак Обама үзенең вазыйфасына 20нче гыйнварда керәчәк, ул АКШ дәүләт секретаре урынына Хилари Клинтонны билгеләде. Сәясәт белгечләре, ике як та яңа “салкын сугыш”ның башлануы турындагы шикләнүләрне бетерергә тырышачак, диләр.

Мәскәүдәге “Глобаль сәясәттә Русия” дигән журналның башлыгы Федор Лукьянов, тирәнәя барган икътисади кризис күп нәрсәне үзгәртә ала, ди.

Икътисади төшенкелек, АКШ һәм Русиянең читтә ниндидер глобаль проектлар алып барү мөмкинлекләрен чикли, дип әйтә Лукьянов.

Русия АКШның Европада ракета калканын урнаштыру планын, Украина һәм Грузияне НАТОга чакыруын кискен тәнкыйтьләде.

АКШ үз чиратында, Русияне энергияне күршеләренә каршы корал итеп куллануда гаепләде. Шулай ук демократик нормаларны, кеше хокукларын кысу өчен тәнкыйтьләде.

Грузиядәге хәрби низагтан соң Русия һәм АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр, “салкын сугыш”тан соң булмаган дәрәҗәдә кискенләшеп китте.


Мәскәү һәм Вашингтон бер-берсенә кирәк


Әмма фикер аерымлыклары булса да, Кушма Штатлар һәм Русия бер-берсенә кирәк. Вашингтон Иран атом мәсьәләсен хәл итәр өчен Мәскәүнең ярдәм итүен теләр иде. Русия, үз чиратында, АКШ белән коралларны контрольдә тоту килешүен төзергә тели.

Лукьянов, Русиядәге сәяси элиталар әлегә АКШның яңа президентыннан нәрсә көтәргә белми, ди.

“Обама ничек итеп сөйләшер, мин белмим. Без һаман да аның нинди президент булуын күз алдына китерә алмыйбыз. Обама президент түгел, ә күбрәк билге булып күренә. Монда нәрсәдер фаразлау авыр,” ди.

Обама Русия белән ничек сөйләшмәкче?

Обама үзенең сайлау алды кампаниясе барышында Русия белән ничек сөйләшергә җыенуын әйтеп биргән иде инде.

Мәсәлән ул, Русия хөкүмәте белән хезмәттәшлек алып барырга һәм халкы белән дустанә мөнәсәбәтләрдә торырга вәгъдә итте.

Әмма шул ук вакытта Грузия һәм Украинаның НАТОга керүенә теләктәшлеген дә белдерде. Аның шулай ук, Мәскәү күрше илләрнең суверенитетын танырга, хөрмәт итәргә тиеш, дип әйтүе билгеле.

Обама, шулай ук, ракеталардан саклану системаларын да хуплады, әмма аларны урнаштырганчы, техник яктан ни рәвешле эшли алуын тикшерергә кирәк, диде.

Үзенең кампаниясе барышында Обама, Русия күңеленә хуш килгән сүзләр дә әйтте. Ул АКШ һәм Русиягә атом кораллары килешүен яңадан карап чыгу кирәкле турында белдерде.

“Русияне “Зур сигезлектән” чыгарып ату белән янау урына, без Русия белән эшләргә тиеш”, дип әйткән иде Обама 2008 елның җәендә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның һәм башка югары дәрәҗәле чиновникларның да, Русия 1991нче елгы Стратетик кораллар килешүен яңадан кабул итүне тели, дип әйткәне бар. Бу килешүнең мөтдәте 2009 ел ахырында бетә.

Корал килешүе дуслыкка ярдәм итәрме?

Әлек АКШ дәүләт департаментында эшләгән, хәзер Брукинс институты галиме Стивен Пайфер, коралларны контрольдә тоту сөйләшүләре ике якның мөнәсәбәтләренә уңай тәэсир ясарга мөмкин, ди. Бу Русиягә, ил АКШ белән бер дәрәҗәдә үтә көчле дәүләт дигән күңелле тойгы бирергә мөмкин, ди Пайфер.

Ләкин Русия белән мөнәсәбәтләрне өйрәнүче башка күзәтүчеләр башка фикердә тора. Хадсон институтында баш тикшеренүче Давид Саттер Русиягә тәнкыйтьчән карашта тора. Күптән түгел Forbes журналында басылган мәкаләдә, ул Обаманы Русия җитәкчелеген дус булып кабул итүдән тотылып калырга чакыра.

“Русиялеләр аларның һәм Көнбатыш җитәкчесе арасында шәхси мөнәсәбәтләр бар дип ышандырырга ярата. Ул каршылык белдерсә, бу үза-ара дустанә мөнәсәбәтләргә куркыныч тудыра, дип кабул ителә. Нәтиҗәдә басым ясау өчен мөмкинлек ачыла. Ләкин, бу юлы, моның җиңел булуында мин шикләнәм.” -ди Саттер.

Бугенга шартларда, Барак Обаманың Русиядәге кайсы җитәкче белән дуслыкны урнаштырырга теләвен фаразлау авыр. Президент Медведев яки премьер-министр Путин беләнме?

XS
SM
MD
LG