Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Мысырга килде


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Мысырга килде. Аның сәфәренең максаты - Израильнең Хәмәскә каршы инде 19 көн дәвам иткән хәрби чарасын туктату һәм төбәктә тынычлык урнаштыру.

Пан Ги Мунның шулай ук Израиль һәм Үрдүнгә баруы көтелә. Фәлестиннәрнең Хәмәс төркеме вәкилләре белән очрашу каралмаган.

Израиль һәм Хәмәс БМОның көч куллануны туктату турындагы резолюциясен кире каккан иде.

Хәрби чаралар вакытында меңгә якын фәлестинле һәлак булды. Хәмәснең ракета һөҗүмнәрендә Израильнең 13 кешесе үлде.
XS
SM
MD
LG