Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан һәм Словакия министрлары Мәскәүгә бара


Украина белән Русия арасындагы бәхәс сәбәпле инде икенче атна Русия газы Европага кирәк күләмдә барып җитми. Салкыннан аеруча нык зыян күргән Болгарстан һәм Словакия премьер-министрлары бүген Украина һәм Русиягә юл тотты.

Килешү нигезендә газ Европага сишәмбе китәргә тиеш иде. Әмма Украина Мәскәү тәкъдим иткән юл белән газны җибәреп булмавы, Украины төбәкләренең ягулыксыз калуы турында белдерде.

Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануель Баррозо Европа илләрен Русия һәм Украина ширкәтләрен мәхкәмәгә бирергә чакырды.

Украина президенты Виктор Ющенко, Русия Украинада халыкның кәнәгатьсезлеген уятырга тырыша, диде. Югары Рададагы Русия яклы оппозиция Ющенко һәм хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итте.
XS
SM
MD
LG