Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аширов: Израиль фәлестин җирендә концлагерь ясады


Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәшләренең берсе Нәфигулла Аширов Израильнең Газзәдәге хәрби чараларын кискен тәнкыйтьләп чыкты.

"Халыкара җәмәгатьчелекнең күз алдында фәлестиннең тыныч халкына каршы җинаять кылына. Бүгенге көндә Газзә сызыгы кешечелек әле моңарчы күрмәгән концлагерьгә әйләнгән," диелгән Аширов белдерүендә.

"Әгәр дә БМОның фәлестин һәм Израиль дәүләтләрен төзү турында резолюциясе үтәлгән булса, Израиль фәлестин җирен яуламас иде һәм берничә дистә ел дәвам иткән фаҗига да булмас иде," дип белдерде Аширов.

Мөфти фикеренчә "Израиль агрессияне туктатырга" һәм тарафлар сөйләшүләр башларга тиеш.

Русиянең яһүд мәхәлләләре федерациясе Ашировның бу белдерүен "авыру кешенең хыяллары" дип атады.

"Аширов әфәнде бик оста спекуляцияләр ясый. Сүзләрне ул аларның мәгънәсе турында уйламыйча әйтә яисә киресенчә, бик яхшы аңлап провокация ясый," диде федерациянең мәгълүмат үзәге башлыгы Борух Горин.

Яһүд мәхәлләләре федерациясе мөфтинең белдерүе мәгънәсез, дип аңа аңлатма бирүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG