Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Яңа ел бәйрәмнәренә йомгак ясалды


Янгынчылар, медицина һәм милиция хезмәткәрләре өчен бу көннәр бик кызу һәм авыр булган, диләр. Янгыннар, нигездә, шәхси йортлардан торган урыннарда. Сәбәбе – мунча һәм электр үткәргечләре. Көн саен 20-30 кеше ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булган. Төп сәбәбе – ялган аракы. 1 гыйнварда ук 20 машинада исерек шофер тотылган. Яңа елның 1-нче атнасында 18 юл фаҗигасе теркәлгән. 3 автомобиль һәм 2 мотоцикл, бозның юка булуы аркасында, Идел астына чумган. Шөкер, диләр, балыкчылары ачык ишекләрдән чыгып котыла алганнар.

Ниһаять, бәйрәм шаукымнары тәмам. Монысын чүп контейнерлары тирәсендә генә түгел – һәр почмакта күрергә була: кая карама, чыршылар аунап ята. Күпләр балконнан гына ыргытуны кулай күрә кебек. Монысы инде – чыршы эпидимиясенең икенче сериясе: яңа ел алдыннан да бөтен шәһәр, диярлек, чыршы базарына әйләнгән иде. Җирле телевидение хәтта “Чыршы базары” түгел – “Елочная свалка” дип тә атады. Коммуналь хуҗалык җитәкчеләре әйтүенчә, шәһәрне чыршылардан арындыру эше мартка кадәр барачак. Шөкер, юллар һәм тротуарларны чыршылардан коткарып өлгерделәр инде. Ә менә “утилизация” дигәне бик зур проблема, ди. Иң кулае – чүплеккә ташып яндыру.

Югыйсә, башка илләрдә ясалма чыршылар кулланалар, дип ишеткән бар. Тик нифть һәм газ кебек наркотиклар энәсендә утыручы Русиягә – урманы да чүп кенә бит аның. Әнә бит куәтле машиналар Ульян өлкәсенең Кече Кандал кәсәбәсе аръягындагы 100-әр яшьлек наратларны еллар буе ташыдылар. Хәер, болары эштән бизгән Русия халкының яшәеш чыганагы булып тора. Ә Чыршы бәйрәмнәренең мәгънәсе нидә соң? Аңлаталар: Бөек Петр Европада күреп кайткан да - үз иленә дә иңдергән. Әмма тагын сорау кала: ә Европа бу корткычлык галәмәтен каян алган?

Мурат Аҗиның “Кыпчак кыры кылганы” (“Полынь половецкого поля”) дигән китабына ышансаң, Европа халкы Чыршыга табынуны төркиләр үрнәгендә үзләштергән икән. Тик аермасы бик зур шул. Тәңречелек динен тоткан төркиләр урманда үсеп утыручы чыршы янына барганнар, Тәңренең яраткан заты - изге агачны кисү, аны җәберләү турындагы уйлар башларына да килмәгән. Сәбәбе дә юк түгел: салкын кыш көннәрендә барча агачлар яфракларын койганнар, кышкы йокыга талганнар. Бары тик Чыршы гына салкыннан курыкмый – ямь-яшел басып тора. Димәк ул – Тәңренең яраткан заты, илаһи көчкә ия. Һәм төрки бабаларыбыз Чыршыга бүләкләр илтәләр, аны бизиләр, тирәсендә бииләр, Тәңредән салкын кышны уздыруда үзләре өчен дә ярдәм сора инде, дип ялваралар.
Атилла гаскәренең шундый йоласын Европа халкы да күрә һәм аны үзенчә кабул итә. Тик ыштанның ни икәнен дә белмәгән европалалар урманга барып маташмыйлар: өйдә җылырак бит.

Бүген исә төрки халыклар да Чыршы янына урманга барып маташмый инде – өйдә җылырак бит. Чөнки “Европа цивилизациясе” дигәне – алдынгылык күренеше дип танылган. Яши шулай адәм баласы. Үз бишеген корытып.

Европаның төркиләр аркасында гына кешечә яши башлавына тагын бер мисал урынлы булыр кебек. Чехия турында туристлар өчен урысча чыккан бер китап белән танышырга туры килгән иде. Прага каласы Базар урынында барлыкка килгән. Бу илнең беренче короле Отакар исемле булган. Шулай ук Отакар II-нче дигән корольләре дә булган. Ни әйтсәң дә, бу исем бүгенге чех теленә ятышмый кебек бит. Төрки тамырларыбыздан мәхрүм ителүебез турында тагын бер гайре табигый күренеш: “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы күрсәтүенчә, Нардуган бәйрәме – керәшеннәрнеке генә икән. Шундый ук мәгънәле язма былтыр “Ватаным Татарстан” газетасында да басылган иде. Юк, туганнар, керәшеннеке генә түгел – төркиләр бәйрәме бит ул. Бары тик Ислам дине тарафыннан “мәҗүсилек” тамгасы чәпелгәнгә генә без шушы табигый бәйрәмнән мәхрүм ителгәнбез, диючеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG