Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Чәршәмбедә Нафтогаз Русия газын Украина аша үткәрү өчен яңа шартлар куйды. Русия ягы аларны кире какты. Европа Берлеге, газ бирү тиз арада яңартылмаса, кырыс чаралар белән яный.

Мәскәү белән Киев арасындагы газ низагы, торган саен, телсез белән чукрак бәхәсен хәтерләтә башлый. Тарафлар инде бер-берсен ишетми, йә аңламый, йә ишетергә дә, аңларга да теләми.

Сишәмбедә Газпром Курский өлкәсендәге Суджа станциясе аша Балкан илләренә дип 76 миллион кубик метр газ җибәреп карады. Украина бу газны кабул итмәде. Чәршәмбедә премьер-министр Юлия Тимошенко моны ике сәбәп белән аңлатты.

Юлия Тимошенко
Беренчедән, бу газ уңайсыз юлдан җибәрелгән, Украина аны кабул итсә, берничә өлкәсе газсыз каласы булган. Икенчедән, аның күләме бик аз, бу газны куу өчен Украинаның хәзергә бушаган газ системында җитәрлек басым юк.

Газпром башлыгы Алексей Миллер сүзләренчә, чәршәмбедә Нафтогаз ширкәте шушы басымны булдыру өчен Газпромнан "техник газ" бирергә сораган.

Гыйнвар ае өчен 360 миллион кубик метр, февраль өчен 600 һәм март өчен тагын 600 миллион кубик метр. Бездән 700 миллион долларлык газны бүләк итергә сорыйлар, диде ул Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуында.

Миллер сүзләренчә, Украинаның газ куа башлар өчен җитәрлек газы бар, булмаса, ул аны сатып ала ала.

Миллер (с) Медведев белән очраша
Өстәвенә, Миллер Газпромның ел башыннан Европа илләренә газ сата алмау сәбәпле 1 миллиард долллар күләмендә зыян күргәнен җиткерде.

Медведев бу акчаны Украинадан таләп итергә кушты. Хәзерге шартларда без андый акчаны югалта алмыйбыз, бүләкләр чоры бетте, бу акчаны таләп итергә кирәк, диде ул.

Ул арада Европа илләре газ кытлыгының икенче атнасына керде. Европа Берлеге газ низагын чишүдә әлегә уңышка ирешә алмады. Бу вазгыятьтән һәр ил үзенчә чыгарга тырыша.

Чәршәмбедә Болгарстан, Словакия, Молдова кебек Русия газына аеруча мохтаҗ булган илләрнең җитәкчеләре Мәскәү һәм Киевка барып сөйләшүләр үткәрде.

Фицо (с) Тимошенко белән очраша
Бу сөйләшүләрдә Словакия премьер-министры Роберт Фицо үз иле өчен бер чишелеш тәкъдим иткән. Ул Русияне Украинага газны эчке бәяләр белән җибәрергә, ә Украинаны шул күләмдә газны чик буендагы Ужгород сакланмасыннан Словакиягә бирергә сораган.

Газпром башлыгы Алексей Миллер моны урынлы тәкъдим дип атады.

Европа Берлеген моның ише вакытлы чишелеш кенә кәнәгатьләндерә алмый. Чәршәмбедә Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозу, Русия газы бу газ өчен инде түләгән илләргә тиз арада килә башламаса, кырыс чаралар белән янады.

Баррозу сүзләренчә, Европа ширкәтләренә Газпром белән Нафтогазны мәхкәмәгә бирергә, ә Европа Берлеге илләренә ягулык табуның башка юлларын эзләргә тәкъдим ителәчәк.

XS
SM
MD
LG