Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент вәкилен рөхсәтсез ауда гаеплиләр


Алтайда һәлак булган югары рәсмиләр рөхсәтсез ауда йөрүдә шикләнелә. Кыргый табигать фонды җинаять эше ачарга чакыра

Халыкара кыргый табигать фондының Русия бүлеге башлыгы Игорь Честин, 9 гыйнварда боралак төшкән урында ясалган фоторәсемдә атылган тау тәкәсе дә бар, ди.

Тау тәкәләре (архар) Кызыл китапта теркәлгән, аларга ау тыелган. Честин прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгыннан бу эшне тикшерүне сорады.

Һәлакәткә очраган боралактагы кешеләр ауга чыккан. Каза булганда боралак инде 4 сәгать һавада булган. Бу вакыт эчендә боралак якынча 1 мең чакрым оча ала. Бу мәгълүматлар нәтиҗәсендә тикшерүчеләр, боралактагы кешеләр бер кая да очмаган, һавадан аучылык иткән, дип фаразлый.

Җинаять эше ачылып Честин гаепләүләренә дәлилләр була калса – моның өчен һәлакәттә исән калган Алтай республикасы вице-премьеры Анатолий Банных җавап тотарга тиеш булачак.

Исән калган очучы Максим Колбин һәм ике фоторәссам ауда катнашмаган.

Алтайда һәлакәт

"Газпромавия" ширкәтенең Ми-171 (Ми-8) боралагы Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 11ләр тирәсендә моторы эшләүдән туктап җиргә ауган.

Боралак калдыклары 3 көннән генә Русиянең Монголия белән чик буена якын Кара тау янында табылды. Эзләүгә 100ләп коткаручы, 3 Ан-2 очкычы, 3 Ми-8 боралагы җәлеп ителде.

Казада президентның Дәүләт думасындагы вәкиле Александр Косопкин, аның Мәскәүдәге танышы Сергей Левишин, Алтайның хайваннар дөньясын саклау комитеты башлыгы Виктор Каймин, Таулы Алтай очучылары башлыгы Владимир Пидопригора, Алтайның танылган артисты Василий Вялков, боралакның очучысы Алексей Баяндин һәм техник Александр Вертей һәлак булды. Дүрт кеше исән калды.

"Икедән артык кешенең үлеменә китергән иминлек кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Тикшерүчеләр боралакның техник җитешсезлекләре булмаганын белдерде.

Тәҗрибәле рәсми һәм хирыс аучы


51 яшьлек Александр Косопкин 1990-1993 елларда "Демократик Русия" фиркасеннән халык депутаты булды, соңыннан президент хакимиятендә эшләде. Президентны Дәүләт Думасында 5 ел вәкиллек итте.

Дума рәисе Борис Грызлов Александр Косопкин "илебез өчен мөһим кануннарны эшләүгә үзенең зур өлешен кертте", диде.

Аның урынбасары һәм якын дусты Олег Морозов Косопкин "хирыс һәм тәҗрибәле аучы иде", диде.

Александр Косопкин чәршәмбе көнне Мәскәү янындагы Комлево авылында җирләнде.

XS
SM
MD
LG