Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан акчасынa кем туена?


Татарстанда мәдәният һәм мәгарифкә Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, казнадан азрак акча бүленә. Татарстанның 75% табышы Мәскәүгә китә.

“Ул акча федераль үзәккә китә диелсә дә, чынлыкта Мәскәү шәһәрендә кала һәм андагы халык безнең республика акчасыннан рәхәт күрә”, диде журналист Лев Овруцкий “Татарстан-2008” республика симпозиумында. Аның фикеренчә, бу акчаларны Татарстанда калдыруга ирешергә кирәк. Һәм аның белән “Бердәм Русия”нең Татарстандагы фиркасе шөгыльләнергә тиешлегенә басым ясалды.

Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Татарстан суверенитеты турындагы декларациядә бөтен җир һәм аның байлыклары күпмилләтле Татарстан халкыныкы диелгән булган, ә бүген Русия конституциясендә ул инде Русиянеке дип язылган.

Индус Таһиров
“Татарстан федераль үзәк белән шартнамә төзегән бердәнбер республика булып калды. 1994 елны Татарстан үрнәк күрсәткәч, 40лап төбәкнең андый шартнамәсе бар иде. Без үзебезнекен дә авырлык белә генә алдык. Шартнамәдә ул 10 елга гына төзелгән дип язылган. Аннан соң хәлләр үзгәрергә мөмкин. Ул шартнамә бөтенләй булмаска мөмкин”, диде Таһиров.

Аның сүзләренчә, төбәкләрдәге байлыкларны субъектларның үзләрендә калдыруга ирешергә кирәк. Мисал итеп ул Ерак Көнчыгышны китерде. Төрле табигать байлыклары булган бу төбәк мохтаҗлыкта яши.

Сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин да башка илләр белән чагыштырганда, Русиядәге тормыш дәрәҗәсе аска тәгәрәгәннән-тәгәри баруын әйтте. Монда Мәскәү шәһәре генә искәрмә икән. Әгәр Русия башкаласында уртача хезмәт хакы 30 меңнән артса, Татарстанда ул 12-13 мең тирәсе генә.

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республиканың мәдәният һәм мәгариф өлкәсенә Татарстан казнасыннан акча 10% процентка азрак бүленә. Әлеге хәл симпозиумга килгән галимнәрне бөтенләй аптырашта калдырды. Чөнки нефтькә бай Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда яхшырак яшәргә тиеш кебек.

“75% табыш Русиягә китә, калганы күбрәк инновация программаларына тотыла”, диде Татарстан дәүләт шурасы депутаты Марат Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, бүген укытучылар да, галимнәр дә мохтаҗлыкта яшәми һәм һәркем булдыра алганча дөнья куа.

“Алай дөнья куарга туры килгәч, сезнең нәрсәгә кирәгегез бар соң”, диде “Бердәм Русия” депутатына галим Дамир Исхаков.

“Кануннарны тәңгәлләштереп утырып кына парламент яхшы була алмый. Мартта сайланачак Дәүләт шурасы депутатлары хәзергеләренә караганда яхшырак эшләр дип өметләнәм”, диде үзе дә депутат мандатына ия Таһиров.

Ул төбәк һәм республика җитәкчеләренең өстән билгеләнүенә дә борчылу белдерде.

“Киләчәктә болай яшәргә ярамый, чөнки төбәк хокуклары кысылганнан-кысыла бара. Әгәр 75% табыш үзәккә бирелсә, бу инде федерация түгел”, дип өстәде Таһиров.

Әмма ни генә булмасын, татар халкы киләчәктә бәйсезлек өчен көрәшүчеләргә иярмәячәге дә әйтелде. Мәскәүнең милли стратегия институты аналитигы Яна Амелина сүзләренчә, Русия Көньяк Осетия бәйсезлеген таныгач кайберәүләр осетин һәм абхазлар кебек үзләрен бәйсезлеккә хокуклы итеп хис итә башлады.

Яна Амелина
“Махсус хезмәтләр әйтүенчә, моның артында чит ил тора һәм бу өлешчә дөрес тә. Грузиннар осетиннарның хокукларын бозды, шуңа алар бәйсезлек сорады. Ә татарлар белән андый хәл юк һәм булмаячак, шуңа бәйсезлек гомум халык тарафыннан яклау тапмаячак”, ди Амелина.

Симпозиумга җыелыучылар милли төбәк компонентының федераль стандартларыннан төшерелеп калдырылуы, төрек укытучыларының Татарстаннан куылуы һич кенә дә чит ил сәясәте түгеллеген әйтте.

“Милли төбәк компоненты өчен генә Русиядән чыгуны таләп итү көлке. Безнең хокукый дәүләт һәм ул эшне махкәмәгә бирергә була бит”, диде Яна Амелина.

Аның әйтүенчә, халыкка бәйсезлек кирәк булса алар аны урамга чыгып таләп итәр иде, ә интернетта язып яки фатирда җыелып кына уңышка ирешү мөмкин түгел.
XS
SM
MD
LG