Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадрлар сәясәте


Башкортстан президенты хакимиятенең экс-башлыгы Радий Хәбировның тагы да югарырак үрләтелүе мөмкин.

Бүгенге көндә Русия президенты аппаратының эчке сәясәт департаментында эшләүче Хәбировның президентның дәүләт думасындагы вәкиле итеп билгеләнүе ихтимал. Әлеге урында эшләгән Александр Косопкин 9 гыйнвар Алтайда боралак белән фаҗигагә тарып һаләк булган иде.

Радий Хәбировның тарафдары — Башкортстанның юстиция министры Александр Старшининны республика президенты “үз теләге белән” дип вазифасыннан бушаткан иде. Русия үзәк сайлау комиссиясе башы Владимир Чуров аны үзәк сайлау комиссиясенең хокук идарәсе башлыгы урынбасары итеп эшкә алган. Шулай итеп, республика хакимиятенә ярамаганнар федераль җитәкчеләр тарафыннан үстерелә бара.

Русия иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе башы Игорь Черноков вазифасыннан бушатылган иде. Бу урынга Виктор Палагин билгеләнде. Ул моңа кадәр Мари иле республикасы иминлек хезмәтен җитәкләде. Аны 14 гыйнвар Башкортстан президентына тәкъдим иттеләр.

XS
SM
MD
LG