Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

Республика башы яңарачакмы?


Башкортстан президенты яңарачак-яңармаячагы турындагы хәбәрләр ташкыны дәвам итә.

Әлеге уңайдан фаразлар соңгы берничә елдан бирле бара. Агымдагы елда Мортаза Рәхимовка 78 яшь тулу сәбәпле, узган ел ахырында аны отставкага җибәреләчәге турында фаразлар тагы да күбәеп киткән иде.

Бу атна башында кайбер мәгълүмат чараларында яңа баш урынына дәгъва итүче нәмзәтләрне дә хәбәр итте. Имеш, Идел буе федераль округы башы Григорий Рапота Русия президенты Дмитрий Медведевка Башкортстан сенаторы Рудик Искуҗин, Алтай сенаторы Рәлиф Сафин һәм “Тройка-Диалог” компаниясе башлыгы Андрей Шароновларны тәкъдим иткән.

Бер мәгълүмат чаралары моны Кремль җәмәгатьчелек реакциясен белү өчен чыгарган дип хәбәр итсә, икенчеләре әлеге хәбәрне ялган дип исәпли. Башкортстан президенты сүзчесе Айрат Морзагалиев бу хәбәрләр уңаеннан: “Башкортстан хакимияте үзгәрәчәк, президент Мортаза Рәхимов отставкага китәчәк дигән сүзләр буш уйдырма. Рәхимов вазыйфасыннан рәсми вакыты чыккач — 2011нче елда гына китәчәк”, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG