Accessibility links

Израиль Газзәдә БМО вәкилчелеген утка тотты


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Израильнең Газзәдә БМО вәкилчелеген утка тотуына "ачу һәм нәфрәт" белдерде. Израиль премьер-министры Эһүд Ольмерт бинада фәлестин сугышчылары булганын әйтте.

БМО бинасы бу көннәрдә яраланган кешеләр һәм ярдәм саклау өчен кулланылган булган. Оешманың ярдәм агентлыгы бинага яна торган ак маддә атылды, дип Газзәдә үз эшен туктатып торуы турында белдерде.

БМО генераль секретаре бүген Израильгә килде.

XS
SM
MD
LG