Accessibility links

Венесуэла Израиль белән мөнәсәбәтләрне туктатты


Газзәдәге хәрби чараларга каршылык йөзеннән Венесуэла Израиль белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүе турында белдерде. Президент Уго Чавесның матбугат хезмәте белдерүендә, Венесуэла бу карарны "фәлестин халкының вәхшиләрчә эзәрлекләнүенә" протест итеп кабул итте, диелгән.

Узган атнада Венесуэла хөкүмәте Каракастан Израильнең илчесен куган иде.

Чәршәмбе көнне Болива дәүләте Израиль белән элемтәне туктатты.

27 декабрь башланган хәрби чарада 1 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG