Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Казанда җырчының 60 яшьлеге уңаеннан иҗат концерты булды. Фолк-рок, рок-опера юнәлешендәге әсәрләре белән беррәттән татар җырларын да башкарды.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында бер генә буш урын да юк иде. Басып караучылар да булды. Әнә партерның 4-нче рәтенә милли киемнәрдән, калфак кигән татар апалары кереп утырды. Алар янында ук заманча киенгән яшьләр дә бар. Гомүмән, Әсәдуллинның иҗат кичәсенә татар җырларын сөючеләр генә, яки фолк-рок юнәлешен яратучылар, шулай ук опера сәнгатенә мөкиббәннәр генә килгән дип тә әйтеп булмый, тамашачы төрле иде.

Альберт Әсәдуллин Советлар берлегендә беренче тапкыр куелган рок-операда төп рольне башкарып таныла. “Орфей һәм Эвридика” әсәрендәге иҗаты өчен аны Британиянең “Musik Week” журналы махсус диплом белән бүләкли.

60 яше уңаеннан Казанда үткән иҗат кичәсен дә Әсәдуллин шушы әсәр белән башлады.

Шулай ук Татарстанлылар җырчыны татарча беренче фолк-рок-операны куйган шәхес буларак та яхшы хәтерли. Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы тантанасына “Мәһди” дигән әсәр куела. Стадионда үткән бу тамашаны берничә мең кеше манзара кыла.

Соңгы елларда да Әсәдуллин Җәлил театры белән тыгыз элемтәдә булды. Шуңа күрә, мөгаен, үзенең иҗат бәйрәмен дә әлеге театрда үткәрүне хуп күргән. Мондый бәйрәмнәр Мәскәү һәм Петербурда булган инде.

Сәнгать белгечләре әйтүенчә, Әсәдуллин бу концерты белән тагын бер кат үзенең күпкырлы талант иясе икәнен раслады. Тамаша вакытында Әсәдуллинның җырны югары театраль сәнгать дәрәҗәсенә җиткерү осталыкларын татар җыр армиясенең бер өлеше генә булса да килеп караса алар яхшы дәрес алырлар иде, диючеләр дә булды.


Киләчәктәге планнарына килгәндә, Әсәдуллин үзенең “Тавыш” дип аталган проектын дөньяга чыгарырга хыяллана. Бу тәлинкәдә, җырчы әйтүенчә, XVIII, XIX һәм XX гасыр классикасы- Пинк Флоид, Дони Цети, Гленн Миллер, Россини, Битлз, Шуберт һәм башкаларның әсәрләре бергә булачак. Әлеге берлеккә татар җырының керү ихтималын да кире какмый ул. Әсәдуллин: “Музыка минем карашымча, күпкырлы асылташ кебек түгәрәк ул”, ди. Һәм бу түгәрәктә татар сәнгате дә башкалар белән бергә дөньяны яуламавына йөрәге әрни аның. “Татар мәдәнияте, музыкасы үз бакчасында яшәвен һаман да дәвам итә шул”, ди Әсәдуллин.

“Кайда гына, нинди генә программа булмасын мин һәрвакыт татар җырын җырлыйм. Парижда Ле-Бурже дигән авиасалон бар. Һәр елның июлендә була ул. Аны бөтен дөньяда беләләр. Шуның мәдәни программасында 1997 елда мин дә җырладым. Анда чыгыш ясаучы артистлар ике генә җыр башкарырга тиеш иде. Сәхнәгә чыккач билгеләнгән ике җырның беренчесе урнына “Тәфтиләү”не башкардым. Икенче җырны җырлап төшсәм халык шокта иде. “Браво, браво!” дип әйттеләр. Шуннан алар беренче җырны нинди әсәр ул, дип сорадылар. Татар телендә җырладым, дип әйттем. Алар, нәрсә, кем, дип аптырады. Беркем дә татарның кем икәнен белми. Кем татар, кайда Татарстан, кайда Казан. Бернәрсә дә белмиләр. Менә шулай малай!” ди Әсәдуллин.

Әсәдуллин 20-ләп татар җырын башкара. Эшнең башы санда түгел, ә сыйфатта, ди ул. Әсәрләрне дөньяның 10-лап телендә башкара. “Бөтен дөньяны яулау өчен бөтен телләрдә җырларга кирәк”, ди җырчы.

Әсәдуллины олы юбилее белән котларга җырчылар Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Салават, “Зө-ләй-лә” һәм “Казан егетләре” төркемнәре дә килгән иде. Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин Татарстан президенты исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан мәдәният министрлыгы Альберт Әсәдулинның Казандагы тантанасы уңаеннан “Орфей юлы” дигән махсус тәлинкә дә чыгарды.

XS
SM
MD
LG