Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея җитәкчесе варисын билгеләгән


Төньяк Кореядән килгән хәбәрләргә караганда, ил җитәкчесе Ким Чен Ир үзенең варисы итеп улын Ким Чен Унаны билгеләгән.

Бу хәбәрне күзләү мәгълүматларына нигезләнеп Көньяк Кореяның Йонхап хәбәр агентлыгы таратты.

Ким Чен Унага якынча 25 яшь, аның турында мәгълүмат күп түгел. Соңгы вакытларда 67 яшьлек Төньяк Корея илбашының авыруы турында хәбәрләр таралган иде.
XS
SM
MD
LG